Носы мәктәбе директоры Вәсим Бәдретдинов: “Безнең авыл чишмәләргә бай, – дип сөйли. – Халыкка хезмәт итә торганы гына да җидәү”. Чишмәнең суы тәмле, үзе ямьле дияргә яратсак та, аларны карап торырга кирәк шул.
27 апрельдә Яр Чаллы шәһәрендә Инбер Шәфыйковка багышланган "Моңлы курай" VI Ачык республика курайчылар бәйгесе узды. Арча балалар сәнгать мәктәбе укытучылар ансамбле (Альберт Гайнетдинов, Зимфира Хәсәнова, Айгөл Гарифуллина, Айсылу Мортазина) I дәрәҗә лауреат исемен яулады. Альберт Гайнетдинов "Гөсләдә аерым башкару" номинациясендә I дәрәҗә, "Халык уен кораллары" номинациясендә III дәрәҗә лауреат, Хәсәнова Рината "Курай" номинациясендә (укытучы Альберт Гайнетдинов) II дәрәҗә дипломант исеменә лаек булдылар.
Җиңүегез белән котлыйбыз! Алда яңа уңышлар телибез.
Язның бер көне ел туйдыра торган вакыт җитте. Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсендәге мәгълүматларга караганда, 2 майга хуҗалыкларда 14212 гектарда күпьеллык үләннәр, 15276 гектарда уҗымнар тукландырылды. 14215 гектарда зәп һәм пар җирләре тырмаланды. 1235 гектарда сабан культуралары чәчелде.
Район эшмәкәрләренең прокуратура, җирле үзидарә, контроль, күзәтчелек органнары вәкилләре белән очрашуы булды. Утырышны район прокуроры Ренат Ситдыйков алып барды. Утырышта район башлыгы урынбасары Любовь Осина катнашты.
Сәнгати яктан бик сәләтле балалар укый биредә. Аларның чыгышы районыбызны танытуда төп нигезнең берсе булып тора, дисәң дә ялгыш булмас.
27 апрельдә өченче чакырылыш Арча район Советының чираттагы 15нче утырышы булды. Аны муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев алып барды.
Узган шимбә кич район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Миләүшә Шакирова шалтыратып: “Дус сыйныф серләре” дигән ата-аналар комитетларының республика бәйгесе булды. Безнең районнан Арчаның бишенче гимназиясе командасы икенче урынны яулады, – диде.
10-29 апрель көннәрендә Арча районының барлык мәктәпләрендә «Педагог на все времена» проекты көндәлек укыту процессына бер ямь өстәп узды. 50 артык дәрес, тәрбия чараларын гомерен укыту системасына багышлаган һәм хэзерге көндә лаеклы ялда булган ветеран укытучыларыбыз югары дәрәҗәдә уткәрделәр. Арча Мәгариф идарәсе исеменнән вакыт табып укучыларыбызга белем өстәгән, яшь укытучылар белән тәҗрибә уртаклашкан өчен ветеран укытучыларга Рәхмәт сүзе җиткерәсе килә. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер теләп калабыз, укучыларның ихтирамын тоеп яшәргә язсын киләчәктә.
28 апрель көнне Өчиле төп гомуми белем мәктәбендә бөек татар шагыйре Г.Тукайның туган көненә багышланган “Тукай безнең йөрәкләрдә!” девизы астында «Уйна гармун, моңлан курай» II районкүләм иҗат фестиваль –конкурсы үтте.
Бөек шагыйрь Габдулла Тукай туган ай аңа багышланган чаралардан гөрләп тора, туган көне район күләмендәге зур бәйрәмгә әверелә. Узган ел Тукайның 130 еллыгын шаулатып уздырган идек. Ул көннәрдә Арча Тукай белән яшәде.