ЯҢАЛЫКЛАР


17
июнь, 2015 ел
чәршәмбе
Голәмәләр шурасы утырышында Рамазан ае 18 июньдә башлана дип килешенде. Беренче тәравих намазы мәчетләрдә 17 июньдә укыла.

10
июнь, 2015 ел
чәршәмбе
Эш беткәч, уйнарга ярый, дигәндәй, Сабантуйлар, гадәттә, язгы чәчүләр тәмамлангач үткәрелә. Халкыбызның әлеге гүзәл бәйрәмендә беренче чиратта кыр батырлары мәйдан уртасына чакырылып хөрмәт ителә, чөнки икмәк булса, җыр да була.
Абсолют батыр Руслан Абдуллин (Арча)
ветераннар арасында Айрат Әсәдуллин (Наласа)
малайлар арасында Данияр Моратов (Утар Аты)
Безнең халыкта Сабантуй батырларын элек–электән Олимпия чемпионнарына тиңләп хөрмәт иткәннәр. Быелгы Арча батыры Руслан Абдуллин белән дә райондашларыбызны якынрак таныштырып узыйк әле.
Сабантуйны чәчәккә тиңләсәк, үзәген көрәш мәйданы, ә мәйдан уртасында һәм тирә–юнендә барган уеннар, җыр–бию, төрледән–төрле бәйгеләрне таҗлары белән чагыштырып булыр иде.
Быел каникулларда районда 33 җәйге лагерь эшләячәк. Барлыгы 1300 бала ял итәчәк.
Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиев Апаз авылында яшәүче сугыш ветераны Михаил Әпсәләмовка, 90 яшьлек юбилее белән котлап, Россия Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын тапшырды. Апаз авыл җирлеге башлыгы Ринат Садыйков та юбилярны котларга килде.
17 июньдә сәгать 11дә Шәрык бистәсе мәчете манарасына ай куела. Тантанага рәхим итегез!
Ярышның вакытында башлануы әһәмиятле. Аның, халыкны интектереп, соңга калып башланган еллары да булды. Барысы 25 ат ярышта катнашты. Биектау, Саба, Мари атлары да бар иде. Үзебезнекеләр көчле булып чыкты.
Арча педагогика көллиятендә “Әлифба” музееның 15 еллыгы уңаеннан үткәрелгән Бөтенроссия фәнни–гамәли конференциядә галимә, филология фәннәре кандидаты, атказанган укытучы Рәсимә Шәмсетдинова Әлифба дәреслегенә һәйкәл куярга дигән тәкъдим белән чыккан иде. Аның бу тәкъдиме хуплап алынды һәм район җитәкчелеге, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров һәм “Татспиртпром” ширкәте генераль директоры Ирек Миннәхмәтовның матди ярдәме белән бу юнәлештә эш тә башланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International