ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2015 ел
чәршәмбе
26 февральдә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров Арча районында булды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев каршы алды һәм озатып йөрде.
Бөек Ватан сугышы турында сорауларыгыз, тәкъдимнәрегез, кызыклы хәлләр, документлар белән “Казан арты” тарих–этнография музеена мөрәҗәгать итә аласыз
"Температура күтәрелсә, күзләр, баш авыртса — болар гриппның чалымнары, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк”
Ярышларны ачу тантанасында район җитәкчесе Илшат Нуриев һәм “Сервис–Агро” ширкәте җитәкчесе Габделхәй Кәримов уенчыларга уңышлар һәм киләчәктә дә сәламәт яшәү рәвеше алып баруларын теләде
Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Лилия Рәхмәтуллина 28 февральдән 10 мартка кадәр Татарстан Республикасы командасы составында Саранск шәһәрендә үткәрелүче укучыларның VII кышкы Спартакиадасында катнаша. Аңа уңышлар телибез!
Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе белән берлектә мәктәп укучылары арасында “Туган ил кайдан башлана” дигән темага конкурс игълан итә. Конкурс материалларын 9 майга кадәр редакциягә тапшырырга кирәк.
“Дәүләт контроле (күзәтчелек) һәм муниципаль контрольне үткәргән вакытта юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турында”гы Федераль закон нигезендә юридик зат җитәкче һәм шәхси эшмәкәр тикшерү вакытында түбәндәге хокукларга ия...

27
февраль, 2015 ел
җомга
Мөнир Шиһабеддинов Мәскәүдә фермерлар форумында булып кайткан. Узган елдагысына да барган. Ниндидер зур уңышлар яулаган өчен күрсәтелгән хөрмәт түгел бу — үз исәбенә барырга теләүче башка кеше табылмаган. Мөнир Зиннур улы да алай мәшәкатьләнеп йөрмәс иде — Мәскәү ягыннан җылы җилләр исмәсме дип өметләнә ул.
Кайсы гына өлкәне алсаң да, бәяләр артуы белән очрашасың. Тормыш халыкка да, оешма, предприятиеләргә дә сакчыл яшәүнең төрле юлларын эзләргә мәҗбүр итә. Монысы инде һәркемнең булдыклылыгына бәйле. Бүген без әлеге сорауны Арча РЭСы җитәкчесе Нияз Нурмөхәммәтовка бирдек.
— Армиядә солдат хезмәте үткән Хәмзә Фазылов турында язсагыз әйбәт булыр иде, — дип киңәш итте. — Мондый тырыш, намуслы егетне тәрбияләп үстергән әти–әнисе Лилия белән Ринат Фазыловларга бик зур рәхмәт. Мәктәпнең, районның да өлеше бар монда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International