Татарстан Республикасы Премьер–министры Илдар Халиков 22 августта Арча районында булды. Аны муниципаль район башлыгы Алмас Назиров каршы алды һәм озатып йөрде.
Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары, авыл хужалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов көн саен игеннәрнең кимендә дүрт процентын жыйнап алу бурычын куйган иде. 20 августта безнең район буенча шушы күрсәткечкә ирешелде.