ЯҢАЛЫКЛАР


8
август, 2014 ел
җомга
Шәһәребез көннән–көн яңарыш кичерә, үсә, яшәрә. Бу үзгәрешләр һәркемнең күз алдында. Быел юллар игътибар үзәгендә булды.
Районда аны белмәүчеләр юктыр. Һәрхәлдә, якыннан белмәсәләр дә, җырларын тыңламаучылар юк дәрәҗәсендәдер.

6
август, 2014 ел
чәршәмбе
2 августта видеоконференция режимында үткән киңәшмәдә ТР Премьер–министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов игеннәрне урып–җыю темпын тизләтүнең бүген иң төп бурычларның берсе булуын белдерде.
Бу атнаның дүшәмбе киңәшмәсендә урып–җыю темпларын арттыру, күпьеллык үләннәрне чабып бетерү, көзге чәчүгә җир әзерләү, киләсе елга бюджет формалаштыру буенча бурычлар билгеләнде
Анда 26 илдән 350дән артык спортчы катнашты. Безнең илдән алар 23 иде. Анда Арча шәһәрендә туып–үскән, биш тапкыр Россия чемпионы, спорт остасы Гөлүсә Галиева да катнашты
Арча үзәк стадионында Шәһәр көне билгеләп үтелде. Казаннан VIнчы Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегатлары да кайтты.
4 августта Татарстан Республикасы Дәүләт Советына “Бердәм Россия” партиясеннән депутатлыкка кандидатлар “Казан” милли мәдәни үзәге директоры Закиров Ринат Зиннур улы, “Татнефтепродукт” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Сабиров Рөстәм Наил улы Пөшәңгәр авылында халык белән очраштылар.
Яңа Кенәр мәдәният йортының җитәкчесе дә, хезмәткәрләр дә—бар да урам якта буяу эшләре белән мәшгуль.

1
август, 2014 ел
җомга
Сүзне тагын “Татарстан” ширкәтеннән башларга туры килә. Быелгы урып–җыюны әйдәп баручы әлеге хуҗалыкта басуларда тулы көчкә эшлиләр. Арышны уралар да, турыдан–туры суктыралар.
Юллар, юллар...Урамнарында асфальт булганнарны сөендерә, юкларны көендерә. Бүген берәүнең дә яңгырлы көннәрдә пычракка батып йөрисе килми. Асфальттан керт–керт атлап йөрүгә ни җитә. Шуңа, җәй җитүгә, шәһәр урамнарына асфальт җәя башлагач, күңел сөенә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International