ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2014 ел
чәршәмбе
“Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә ЮХИДИ бүлекчәсе белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен “Игътибарлы җәяүле” дигән чара узды. Бер атна алдан юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган рәсем бәйгесе игълан ителгән иде. Әлеге дәрес уен рәвешендә узды.
Җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны тыю турындагы законга өстәмәләр 1 июньнән үз көченә керде. Шул көннән башлап Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча эчке эшләр бүлегенең участок һәм балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе инспекторлары даими рәвештә рейдлар үткәргәннәр. Бер ай эчендә генә дә 35 беркетмә төзелгән инде. 5се башка район кешеләре булса, 30ы үзебезнекеләр. Барысына да 500әр сум штраф салынган.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына Яңасала авылы уртасында парк төзиләр. Авыл халкы көче белән тирәлекне койма белән әйләндереп алганнар, көзгә чыршы һәм нарат үсентеләре утыртачаклар. Авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафинның паркта тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары хөрмәтенә монумент эшләтү нияте бар.
Арча муниципаль район башлыгы карары нигезендә, 16 авыл җирлегенең 2014 елның икенче кварталындагы эшчәнлегенә йомгак ясалды. Җиңүчеләр рәтенә Урта Курса (башлыгы — Рәмзия Вафина), Иске Чүриле (Гөлнара Заһидуллина) һәм Яңа Кишет (Тәбрис Арсланов) авыл җирлекләре керде.
3 июльдә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов матбугат конференциясе үткәрделәр. Алар быел ТР Икътисад министрлыгы уздыра торган муниципаль районнарның (шәһәр округларының) халык социаль проектлары конкурсы турында сөйләделәр.
“АК БАРС” АГРОКОМПЛЕКСЫ”ннан Ринат Котдусов “Макдон” комбайны белән 1863 гектарда күпьеллык үләннәр урдырды.

4
июль, 2014 ел
җомга
Шифалы яңгырлардан соң кырларда йөрүе күңелле, күзгә күренеп үзгәрде алар. “Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов та бик канәгать.
Җәйнең иң матур, Җир–ананың шифалы байлыкларын өләшә башлаган вакытында —июльнең тәүге көнендә дөньяга килә Миңлегөл апа. 95 яшьлек гомер бәйрәме белән котларга килгән район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Илдус Әһлиев, район ветераннар советы рәисе Альберт Җамалиев, Кәче авыл җирлеге башлыгы Тәлгать Закировны күргәч, үзенә карата хөрмәт, ихтирамнан күңеле тулып китте аның.
Узган атнада Арчаның Кызыл Бистә урамы буйлап барганда бер йорт каршындагы сыйдан сыгылып килгән өстәлне, аның тирәли утырган халыкны, парлар чыгарып кайнап торган дүрт самавырны, учак утында “кызынган” өч зур казанны күреп аптырап калдым. Шунда бу урамда яшәүче Сәгыйдә Гаязова каршыма чыгып, кайнар аштан авыз итәргә чакырды һәм эшнең нидә булуын аңлатып үтте.
“Урын кешене түгел, кеше урынны бизи”,—дип юкка гына әйтмиләр. Арча питомнигы клубына Нәсимә Гарифуллина килгәннән соң мәдәният учагы гына түгел, шәһәрнең питомник өлеше дә җанланып киткәндәй булды. Төрле чаралар үткәрелә башлады, урамнарга гармун моңы, җыр авазы таралды. Узган җомгада биредә бәйрәм оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International