ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2014 ел
чәршәмбе
2 июньдә район хакимиятендәге иртәнге киңәшмәдә Сабантуй бәйрәменә әзерлек буенча бурычлар билгеләнде
Райондашыбыз 14нче модель автомобиль отып кайтты
2014 ЕЛНЫҢ 3 ИЮНЕ ТИМЕР ЮЛНЫ хәвеф-хәтәрсез үтү максатыннан Халыкара көн итеп игълан ителде
“Елый икән, елый ирләр дә” мелодрамасы буенча нәфис фильм эшләнә башлады.
30 майда Арча педагогика көллиятендә студентларны соңгы дәрескә дәшеп соңгы кыңгырау чыңлады.
Арчада яшәүче 21 яшьлек Р.М.Хисаметдинов, алдау юлы белән икенче берәүгә зыян китергәне өчен, район суды тарафыннан шартлы срокка 2 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм ителде.
Судка гариза бирү тәртибен аңлатып үтәбез, чөнки бу сорау күпләрне кызыксындыра.

30
май, 2014 ел
җомга
Бездәге туфрак өчен атна саен яңгыр яуса да ярап торасы. Әле менә соңгы вакытта нинди яхшы яуган урыннарда да комга сеңгән су кебек.
Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә Бөтендөнья татар конгрессы инициативасы белән “Озын толымлы татар кызы” бәйгесе үткәрелде. Анда Арча, Әтнә, Кукмара, Яр Чаллы уку йортларында белем алучы татар кызлары катнашты. Жюри составында Бөтендөнья татар хатын–кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова, Арча район хатын–кызлар советы җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдинова да бар иде.
Районда укучыларның хәрби–кыр җыены тәмамланды. Биш көн дәвам иткән җыен быел табигать кочагына 184 егетне җыйды. Арча һәм Әтнә районнары мәктәпләренең 10 сыйныф егетләре белән бергә җыенда Арча педагогика көллияте студентлары да өйрәнүләрдә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International