3 нче гыйнвар көнне Арсча Укучылар Сараенда "Иң яхшы Яңа ел рәсеме" конкурсы утте.
Арча муниципаль районында иң яхшы бизнес-идеяләр һәм проектлар конкурсының сайлап алу этабы узды. Тикшерелгән барлык гаризалар арасыннан конкурс комиссиясе түбәндәге проектларның авторларын ачык яклауга үткәрергә дип карар кылды.
Традиция буенча Яңа ел алдыннан район башлыгы Илшат Нуриев районның сәләтле балалары (уку алдынгылары, активистлар, олимпиадаларда җиңүчеләр, спортчылар һәм башкалар) белән очрашты. Ул Арча Мәдәният йортында булды һәм анда районның төрле мәктәпләреннән килгән егерме укучы катнашты.
Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм!
Арчаның территориаль-җәмәгатьчелек үзидарәләре турында еш язылып, ишетелеп торса да, бу урынлы, аларның хезмәте моңа лаек. Җәмәгатьчелек үзидарәләренең республика конкурсларында җиңеп алган акчаларына районның шактый урынына балалар уен мәйданчыклары куелды. Үтеп киткәндә генә ул мәйданчыклар күренеп калса да, күңелгә рәхәтлек биреп тора.
26 декабрьдә “Көнбатыш” территориаль-җәмәгатьчелек үзидарәсе (җитәкчесе Ирек Минзин) чыршы ачу тантанасы оештырды.
26 декабрьдә Арча муниципаль районы террорчылыкка каршы комиссиясенең утырышы узды. Аны район башлыгы Илшат Нуриев алып барды.
26 нчы декабрь көнне Әтнә районының Яңа Шашы мәктәбендә 2004 нче елгы һәм яшьрәк егетләр арасында арасында Кыш Бабай призына көрәш ярышлары булып узды.
2 нче декабрь көнне Байлар Сабасында 2003-2004 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында көрәш турниры узды. Турнирда Татарстан республикасының 14 районыннан 180 ләп яшь көрәшче катнашты.
Чыршы, чыршы, без сине, сагынып көттек ел буе. Син тагын да матур булып бизәлгәнсең бу юлы. Арчаның Үзәк чыршысы янына төшкәндә күңелдән балачак җырын кабатладым.