Ташкичү авылында яшәүче Маһинур апа Нигъмәтуллина безне үз аягында каршы алды. Аңа 95 яшь! Район башлыгы урынбасары Любовь Осина юбилярны котлап, Президент В.Путинның һәм район башлыгы И.Нуриевның Рәхмәт хатларын тапшырды. Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин һәм район социаль яклау бүлегеннән дә бүләкләр белән килделәр.
Станциядә Күпер урамында бер ялгызы яшәп ята 90 яшьлек Тәкмилә апа. Үзе су ташып, мунча ягып керә, кибетләргә йөри, ризыкларын әзерли. Әлегә кадәр теккән, чиккән, бәйләгән. Күршеләре Альберт белән Тәнзилә, Тәбрис үз итәләр Тәкмилә апаны, ярдәм кулы сузарга гына торалар. Арчада кызы да бар аның, өй иркен, урыны түрдән, яшәсен генә.
Шушмабаш мәктәбе турында еш язылса да аптырый торган түгел, коллектив моңа лаек. Чөнки үзләрен һәр яктан да үрнәк итеп куеп була: эшләсә ләр, җиренә җиткереп эшлиләр, хезмәтләрен бәяләтә дә беләләр. Район мәктәпләре арасында әлеге мәктәп республика, Россия күләмендә иң күп грант отучылар рәтендә, мәктәп кенә түгел, укытучылар да шул рәтнең алдынгы сафында. Алар төрле проектларда катнаша һәм һәммәсеннән диярлек уңыш елмая үзләренә.
Авыл җирлекләре драма коллективлары арасында “Театр-рухи мәйданчык” дигән девиз белән театраль фестиваль башланып китте. Максаты – авыл халкын театр сәнгатенә тарту, үзешчәннәрнең мөмкинлекләрен ачу, мәдәният йортлары, авыл клубларына йөрүче тамашачы санын арттыру, тәҗрибә уртаклашу һәм талантлар барлау.
9 декабрь Ватан Геройлары көне буларак билгеләп үтелә. Бу көн быел Арчаның бишенче гимназиясендә “Яшь армия” патриотик хәрәкәтенең төбәк штабы начальнигы, генерал-майор Александр Бородин белән очрашудан башланып китте. “Тере истәлек...” дигән исем астында батырлык дәресенә әфганчыларның “Сугышчан туганлык” җәмәгатьчелек оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов, Чечня сугышында катнашкан Рөстәм Салихов һәм Юрий Козлов җитәкчелегендә Кораллы Көчләр ветераннары чакырылган иде.
Мөмкинлекләре чикләнгәннәр бездә соңгы елларда гына дөньяга чыга башлады. Алар өчен җәмәгать урыннарында шартлар да соңгы вакытта гына күренә.
10 декабрьдә Арча Мәдәният йортында инвалидлар декадасын ябу чарасы узды. Бу очракта, ачу-ябу дигәннәре туры да килеп бетмидер, әйтерсең, мөмкинлеге чикләнгәннәргә шушы көннәрдә генә игътибар күрсәтелә. Һич алай түгел. Районыбызда мөмкинлеге чикләнгәннәрне һәр яктан да сәламәт кешеләргә үрнәк итеп куеп була. Алар сәнгать, иҗат тормышында кайнап яши, район данын күтәреп, республика, хәтта Россия күләмендәге бәйгеләрдә катнашалар.
Утар Аты авыл җирлеге башлыгы Илгиз Гайнуллинның аянычлы үлеме бик күпләрне тетрәндерде. Мин бу хәбәрне ишетүгә, ышанып бетәргә теләмичә, Утар Аты авылында яшәүче ветеран хәбәрчебез Илсум абый Садыйковка шалтыраттым.
Иртәдән телефоныма хәбәр килде. Берәрсе туган көнем белән котлыйдыр инде. Котлап кына калмаганнар, 350 сум акча да салганнар. Вәйт, рәхмәт төшкерләре! Аня дип тә куйган әле.
3-10 декабрьдә районда “Күренеп тора торган бул!” дигән акция үткәрелде.