ЯҢАЛЫКЛАР


22
сентябрь, 2017 ел
җомга

Арчада ике көнлек интенсив – акыл фабрикасы – “Казан арты” төбәкара форумы булды. Анда республиканың 11 районыннан, Башкортстаннан, Казан, Киров, Ижау, Ульяновск, Самара шәһәрләреннән һәм Мари Иле республикасыннан делегатлар катнашты.

“Сентябрьдә Казанда XIII Халыкара мөселман киносы фестивале үтте.

Көз ел да үзе белән кешелек дөньясына җанлану алып килә, ыгы-зыгы, күңелле мәшәкатьләр башлана: халык уракка төшә, бакчадагы уңышын җыя башлый, ә иң матуры — мәктәпләрдә укулар башлана. Тиздән, төгәлрәге, октябрь башында мәчетләр каршындагы мәдрәсәләр дә шәкертләрен кабул итәргә әзерләнә. Бу хакта Арчаның Җәмигъ мәчетендә узган имамнар һәм абыстайлар җыелышында да сөйләшү булды.


20
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Арча районы, күп еллар инде, торак төзелеше буенча планнарны уңышлы үтәп килә. 2016 елда 29881 квадрат метр торак файдалануга тапшырылды, шуның 19257 квадрат метры шәхси секторга туры килә.

Арча ЗАГСында күптәннән бер күркәм гадәт яши — хезмәткәрләр озак еллар пар, үрнәк булып яшәгән гаиләләрне кунакка дәшәләр, Дан китабына кул куйдырып, аларга яшьлектә була алмый калган туй мизгелләренең күңеллелеген бүләк итеп, зур бәйрәм ясыйлар.

Сентябрьдә бөтен Рәсәйдә “Милләтләр кроссы” үткәрелә. Безнең районда ул үткән шимбә көнне оештырылды. Спорт бәйрәмендә район башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Ул кросста катнашучыларны спорт бәйрәме белән котлады, сәламәт тормыш рәвеше белән яшәргә өндәде һәм уңышлар теләде, үзе дә йөгерде.

Өлкәннәр ункөнлеге якынлашып килә. “Картлык шатлык түгел”, дип кабатларга яратабыз. Әмма һәр чорның үз матурлыгы була.

Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 18 сентябрьдә Арча шәһәрендә яшәүче Мөршидә Шәфигуллинаны 90 яшьлек юбилее белән котлады.

19 сентябрьгә район буенча игеннәрнең 93,3 проценты җыйнап алынды. Алты хуҗалык урып–җыюны тулысынча төгәлләде.

2017 елның августында 2017 елның 26 июлендәге “Россия Федерациясенең Су кодексына үзгәрешләр кертү турында”гы 208 номерлы Федераль закон көченә керде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International