Узган җомгада “Северный” хуҗалыгында 2016 ел нәтиҗәләре буенча хисап җыелышы үтте. Ул җыйнак та, шул ук вакытта бай эчтәлекле дә булды. Баш хисапчы Лидия Егорова белән баш икътисадчы Фаил Котдусов авыл хуҗалыгының һәр өлкәсен алып, һәр бригадага аерым тукталып, күрсәткечләрне алдагы хисап чоры белән чагыштырып, аерманы исәпләп үк чыгарып, кимчелекләрне дә читләтеп үтмичә тулы, аңлаешлы чыгыш ясадылар.
1–2 февральдә Арчаның икенче мәктәбендә “Ел укытучысы – 2017” укытучыларның һөнәри осталыгы бәйгесенең зона этабы булды. Ул “Ел укытучысы” һәм “Педагогик дебют” номинацияләре буенча үтте һәм анда биш районнан (Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Теләче) үзләрендә иң яхшы дип табылган укытучылар катнашты. Зона ярышларының тантаналы өлешендә Арча районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев бәйгедә катнашучыларны тәбрикләп, аларга уңышлар теләде.
Районның балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны булдырмау буенча ведомствоара комиссиясенең утырышы булды. Аны район башкарма комитеты житәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов алып барды.
Яңа елга аяк басу белән чыгарылыш сыйныф укучылары әти–әниләре белән көннәрне саный башлый: БДИ якыная. Ел саен БДИ бирүдә үзгәрешләр кертелә. Быел укучыларны нәрсәләр белән “сөендерәчәкләр” икән? Бу хакта район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев белән әңгәмә кордык.
4 февраль көнне "Арча" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе залында волейбол буенча 2001-2002 елларда туган кызлар һәм егетләр командалары арасында ачык турнир үткәрелде.
4 нче февраль көнне “Арча” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең көрәшчеләр залында "Сабантуй" газетасы буләгенэ көрәш буенча Татарастан Республикасы Беренчелегенә 2001-2002 елгы егетлэр арасында иң көчлеләрне сайлап алу турниры узды. Турнирда, районның 14 мәктәбеннән узган ярышта призлы урыннар яулаган, 42 көрәшче катнашты.
3 нче февраль көнне Балтачның “Сабантуй” паркында СССРның спорт мастеры Ралиф Аскаров истәлегенә чаңгы ярышлары үткәрелде. Бу ярышларда Арча районының Иске Кырлай мәктәбе командасы һәм “Арча” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы катнашты.
31 гыйнварда Арча шәһәрендә яшәүче гражданнарның җыены булды. Анда муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов катнашты.
Үткән якшәмбедә Арча районы мөхтәсибәте беренчелегенә Мөрәле авылында чаңгы ярышы булды. Салкын куркытмаган, ярышка ерак авыллардан һәм өлкән яшьтәгеләр дә килгән иде. Арча районы мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйләҗев ярышны хәерле сәгатьтә дога белән башлап җибәрде.
Узган атнада Кәче мәдәният йортында “Җомга көн кич белән” иҗат концерты булды. Анда Кәче авыл җирлегенә кергән авыллар үзешчәннәре катнашты.