2017 елның Экология елы булып игълан ителүе, экология темасы алар өчен гомумән, яңалык түгел. Чөнки алар балалар бакчасыннан ук табигать–анабызны хөрмәтләп, кадерләп яшәргә өйрәнә.
2016 елда Арча районында 315 җинаять теркәлде, 2015 елда 311 иде. Җинаятьләрнең 81,8 проценты (2015 елда 75,3 процент) ачылды.
31 гыйнвар көнне Казан шәһәренең Мәскәү райнында урнашкан Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә Өстәмә белем бирү хезмәткәрләренең Республика куләм фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Конференция кысаларында, өстәмә белем бирү белгечләре арасында уткәрелгән фәнни-тикшерү эшләре Республика конкурсы җиңүчеләре дә буләкләнде.
26 гыйнварда Арча шәһәренең көньяк өлешендә яшәүче гражданнарның җыены булды. Анда муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.
Узган шимбәдә Арча педагогика көллиятендә уку йортларында белем алучы студентлар, шулай ук чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашу булды.
Узган атнада районны “Пошалым чаналары” конкурс-фестивале шаулатты.
Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсенең хисап җыелышы булды. Анда 2016 елдагы хезмәт нәтиҗәләре һәм 2017 елда башкарылачак эшнең төп юнәлешләре турында сөйләшенде.
27-29 гыйнвар көннәрендә Казан шәһәренең “Яшьлек” мәдәният йортында “Твоё время” Бөтенрәсәй күләм балалар, яшьүсмерләр һәм өлкәннәр иҗат конкурс-фестивале үткәрелде. Арча укучылар Сараеннан Фаттиева Карина әлеге конкурста катнашып, 2 нче дәрәҗәле дипломга лаек булды.
28 нче гыйнвар көнне Яңа Кенәр урта мәктәбе спортзалында волейбол буенча 2001-2002 елгы егетләр һәм кызлар җыелма командалары арасында ярышлар үткәрелде. Бу ярыш Яңа Кенәр урта мәктәбен тәмамлаган Шакирҗанова Венерага багышланган. В. Шакирҗанова истәлегенә багышланган турнир традиция буенча олылар өчен сигезенче тапкыр, ә балалар арасында икенче ел оештырыла.
30 нчы гыйнвар көнне Арча шәһәре 1 нче номерлы урта мәктәбендә мәгариф хезмәткәрләренең ведомствоара киңәшмәсе үткәрелде. Киңәшмәдә Роспотребнадзорның Арча һәм Биектау районнары буенча территориаль бүлеге вәкиле Ситдикова Ч.Р., районның янгын күзәтчелеге бүлеге вәкиле Содов А.Ю. балигъ булмаган балалар белән эш комиссиясе белгече Завялова Л.Н., мәктәпләр һәм балалар бакчалары җитәкчеләре, мәгариф идарәсе җитәкчесе Дәүләтбаев З.М. һәм хезмәткәрләре катнашты.