Әле кайчан гына Яңа елны бәйрәм итү хәстәре белән йөргән идек. Тирә–юньне бизәгән төрле утлар күзләрне чагылдырып кына калмады, күңелне дә сөендерде, бәйрәм рухы өстәде. Әмма бар да вакытлыча. Шул арада ярты ай үтеп тә китте. Узган җомгада Арча стадионында искечә Яңа елны каршы алу, Үзәк чыршыны ябу тантанасы булды.
2017нче елның 12 – 15нче гыйнварендә Казан шәһәрендә рус әдәбиятыннан Бөтенрәсәй олимпиадасының региональ этабы үткәрелде. Безнең район командасында 3 укучы катнашты.
13 гыйнвар көнне Арчаның үзәк стадионында "Искечә яңа елны" каршы алу бәйрәм кичәсе узды.
Кечкенәдән һәр балага яхшы таныш булган әлеге табышмак быел еш искә төшә.
Наласа авылында яшәүче Суфия апа Гыйбадуллинага 90 яшь тулды. Район башлыгы урынбасары Любовь Осина Суфия апаны гомер бәйрәме белән котлады, юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын тапшырды.
Кышкы каникуллар сизелмичә дә үтеп китте. Ял үзе бер рәхәт инде. Тик бар кеше өчен дә микән? Бу сорауны без бәйрәмнәр вакытында сәламәтлегебез, тынычлыгыбыз сагында торган оешмалар вәкилләренә бирдек.
Редакциягә Зөлфирә Зарипова: “Узган ел кино елы иде”, – дип, бер кочак дипломнарын күтәреп керде. Ул – Укучылар сарае каршында эшләп килүче “Нур” балалар телестудиясе җитәкчесе.
Әңгәмәдәшебез – Арча, Биектау, Әтнә, Балтач районнары буенча баш санитар табиб Эльвира Шәйхуллина.
Беркөн шулай көтмәгәндә Равил Габдрахманов белән очрашырга туры килде. Күпме еллар буе сәхнәдән төшмәгән, “Арча” радиосын шаулаткан, халык соравы буенча аның “Бакчаларда зәңгәр чәчәк”, “Ялгыз җилкән” җырлары көненә егермешәр тапкыр яңгыраган, әллә ничә тапкырлар Бөтенроссия, республика бәйгеләре лауреаты булган, дистәләгән Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән хезмәт һәм сәхнә ветеранының бераз гына күренми торуы да шунда ук сизелде.
Мин үземне белә башлаганда сыерны өйгә кертеп башак ашаталар иде. Әтинең элегрәк атларны да өйгә кертеп ашаталар иде, дип сөйләгәне хәтердә.