16 декабрь көнне Утар - Аты авыл җирлегенең «Жомга көн кич белән» иҗат концерты булды.
Ашабаш авылына фермер Илдус Кәримов янына баруыбыз.
— Иң уңышлы эшләп киткән кешеләрнең берсе ул, — ди район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең финанс–икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин. — Грант алды, үгезләр симертә. Быел грантны Айваннан Гатауллинар гаиләсе, Өчиледән Рәшит Фазлыев та алды.
Язучы Мөхәммәт Мәһдиев Гөберчәк авылында 1930 елның 1 декабрендә туган. Узган ел 85 яшьлек юбилеен Сикертән мәктәбендә “Мәһдиев укулары” дигән фәнни конференция белән билгеләп үттеләр.
Арчаның 3нче мәктәбендәге иркен зал кунакларны үзенә еш җыя. Бу юлы ул каләм тибрәтүчеләр, аларның хезмәттәшләре белән шыгрым тулы иде — биредә “Илһам чишмәсе” китабын тәкъдир итү кичәсе узды.
“Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим” дигән татар телендә сөйләшеп эшләүче рус телле балалар бакчалары тәрбиячеләренең һөнәри осталыгы республика бәйгесе традициягә әверелеп бара. Быел ул өченче тапкыр үткәрелде. Финалга үткән 17 тәрбияче үзара көч сынашырга яңадан Арча педагогика көллиятенә җыелды. Әлеге бәйге белән танышырга быел Пенза өлкәсеннән дә кунаклар килгән иде.
“Мәхәббәт – кеше хисләренең, мөгаен, иң серлеседер. Нишләп әле кинәт кенә икенче кешегә бик нык тартыла башлыйсың? Ни өчен әле нәкъ менә шул кешене һәрчак күрәсең килә? Никадәр кеше арасыннан бары тик берәү генә сине магнит кебек үзенә тартып тора һәм хис дөньясына дәшә? Бу сихри, ләззәтле хисләрне кем генә кичермәгән, кем генә алар утында янмаган”.
“Казан арты” тарих—этнография музее директоры Ришат Камалов “Ватан Геройлары” көне уңаеннан оештырылган кичәгә дәшкәч, тиз генә фотога төшереп чыгармын дигән идем, китә алмадым...
Мәскәүдән Советлар Союзы Герое, очучы–космонавт Анатолий Павлович Арцебарский кайтуы турында газетабызда хәбәр иткән идек инде. Ул иң беренче Арчаның 3нче мәктәбендә (директоры Люция Фатыйхова) укучылар белән очрашты. Очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев катнашты.
Кичә Югары Мәтәскә авылында яшәүче Фәгыймә Мөхәммәтшинага 90 яшь тулды. Әбекәйне юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Любовь Осина килде
Комиссия үзара салым акчасы түләмәүчеләргә (30 кеше), экология кагыйдәләрен бозучыларга штрафлар салды