ЯҢАЛЫКЛАР


21
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 19 декабрьдә Арча шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Сәлмән Мәүлетовны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Июнь аенда, банкта чират торып, үзара салым акчасы түләдек. Шунда: “Түләмәсәң, штраф салачаклар!” – дип көлешеп тордылар. Моңа күпләр ышанмады. Әмма референдумда кабул ителгән карарны үтәргә кирәк.

Районның контроль–санау палатасы Яңа Кишет һәм Наласа авыл җирлекләрендәге мәгариф учреждениеләрендә финанс–хуҗалык эшчәнлеген тикшергән иде.

27 декабрьдә Татарстан Республикасында балалар хокуклары буенча Вәкил аппаратында (Казан шәһәре, К.Маркс урамы, 61 йорт, 2 кат) Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Вәкил Г.Удачина белән ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары – мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль Департаменты  җитәкчесе Г.Габдрахманова мәгариф өлкәсендә балигъ булмаганнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итәләр.

Арчада Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы булды.

Узган шимбәдә Ашытбаш авылы кешеләренең (яше–карты өмә ясап зират чистарта) котын алып 5 кар чанасы килеп керә. Рульдәге ир затларының иңнәрендә мылтык, артларында кызлар утырган.

Узган чәршәмбедә Арчаның тапкыр, шаян яшьләре “Казан арты” тарих–этнография музее залына интеллектуаль уенга җыелды.


20
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

2016 нчы елның 20 нче декабрендә “Юмарт сишәмбе” акциясе кысаларында Арча волонтерлары Арча «Мәрхәмәтлек үзәге” психологы Миләүшә Шаесламова җитәкчелегендә  тыл хезмәтчәннәренең йорт яны тирәсен кардан чистарттылар. Үз йорты белән яшәүче ялгыз кешеләр өчен бу бик зур ярдәм.


19
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

Районыбызда «Ел тәрбиячесе-2017” конкурсы дәвам итә. 1 турда педагоглар балалар белән эшчэнлек курсәтеп китсәләр, 2 турда аерым темага багышланган презентация белән зур аудитория алдында чыгыш ясаячаклар.

   18 декабрьдә Яңа Кырлай авыл җирлегендә авыл җирлекләре арасында "Хәрәкәттә-бәрәкәт" девизы астында оештырылган мәдәни-спорт чарасы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International