ЯҢАЛЫКЛАР


16
декабрь, 2016 ел
җомга

Күптән түгел генә мөмкинлекләре чикләнгән балаларның  ункөнлеге булып  узды.  Арчадагы “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгенә йөреп дәваланучы балаларны бу көннәрдә Арчаның төрле мәктәпләреннән килгән балалар үзләренең җырлары һәм биюләре белән сөендерделәр. Күп кенә экскусияләр оештырылды. Шундыйларның берсе Кырлай авылындагы Габдулла Тукай музее булды. Музей хезмәкәрләре безне бик җылы каршы алдылар.Иң элек Сөмбелә апалары балаларны бөек шагыйребез Г. Тукайның тормыш юлы белән таныштырды. Кечкенә Габдулланың балачак еллары, үсмер вакытларын, авыр яшьлек еллары һәм бик иртә авырып дөньядан китүе турында балалар бик диккать белән тыңладылар. Ә инде Г. Тукай киемнәрен, көн-күреш  кирәк яракларын, борынгы язмаларны алар кызыксынып карадылар.


14
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

11 декабрьдә Урта Аты авыл җирлегендә авыл җирлекләре арасында "Хәрәкәттә-бәрәкәт" девизы астында оештырылган мәдәни-спорт чарасы узды.

Мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең сәхнәдә чыгыш ясавы – ул җәмгыятебезнең бер адым алга китүе. Укытучыларына рәхмәт.

Әбүнәче көне Арча почта бүлекчәсендә даими үткәрелеп килә. Ә бу юлы ул Арча Мәдәният йортында зур чара итеп оештырылды.

Җомга көн кич белән Иске Ашыт халык театры Яңа Кенәрдә “Китмәгез торналар” (Таңчулпан Зарипова) спектаклен куйды. Татарстанның халык артисты Фердинанд Фәтхи үзе дә уйнады. Ул спектакльнең режиссеры да. Икенче көнне Иске Ашыт мәдәният йортында Мәүлид кичәсе үткәрделәр.

12 декабрьдә район хуҗалыкларында бер сыердан уртача 12 килограмм сөт савылды. Бу узган елның шул көнендәгедән 0,6 килограммга кимрәк.

2017 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы күләме 8232 сум булачак. Ул быел 7526 сум иде. Әгәр дә пенсия 8232 сумга җитмәсә, ул вакытта пенсия минималь хезмәт хакы күләменә җиткереләчәк.

17 декабрьдә Укучылар сараенда ирләр һәм хатын–кызлар арасында шашка буенча район беренчелеге уздырыла.

9 декабрьдә “Бердәм Россия” партиясе Арча җирле бүлекчәсенең XXVI хисап–сайлау конференциясе булды. 2012 елның 22 ноябреннән 2016 елның 9 декабренә кадәр башкарылган эшләр турында партиянең җирле бүлекчәсе секретаре урынбасары Рамил Гарифҗанов хисап тотты.

Районның хокук саклау органнары исерек хәлдә транспорт белән идарә итү фактларын булдырмау буенча профилактика эшен дәвам итәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International