ЯҢАЛЫКЛАР


28
октябрь, 2016 ел
җомга

Бәйгеләрнең берсе “ТНВ” каналында уздырыла торган “Тамчы шоу “  интеллектуаль-күңел ачу бәйгесе. 11 нче октябрь көнне Арча өченче төп гомуми белем бирү мәктәбенең алдынгы укучылары Мөхәмәтҗанова Исламия,  Мөхәмәтҗанов Сәлих һәм Фәттахова Лилия әлеге телевизион тапшыруда катнашып кайттылар. Командабызның исемен “Тукай йолдызчыклары” дип исемләдек. Тапшыруда катнашу күптәнге хыял иде һәм инде менә бүген бу хыял чынга ашты.
Чираттагы уен “Таулар” темасына багышланган иде. Укучыларга таулар турында бик ныклап әзерләнергә туры килде.Шулай ук Казан шәһәрендә урнашкан һәйкәлләр турында, тел-әдәбият буенча белемнәрен ныгыту белән бергә әлеге тема буенча шактый өстәмә мәгълумат өйрәнергә кирәк булды. Бу чарага укучыларны мәктәпнең география, тарих, татар теле һәм татар әдәбияты укытучылары әзерләделәр. Мәктәптә алган белемнәр “Тамчы- шоу “ ның шактый катлаулы сорауларына җавап бирүне җиңеләйтте. Укучылар беренче тапкыр видеокамералар каршында эшләсәләрдә югалып, каушап калмыча бер команда булып эш алып бардылар.
Әлбәттә инде, командага традицион бүләк- дисклар белән бергә китаплар һәм Г.Камал исемендәге ТДАТна билетлар тапшырылды. Шулай да иң зур бүләк - уенда катнашу тәэсирләре һәм тапшыруны алып баручылар, республикага танылган жюри әгъзалары белән рәсемгә төшү.
Ә, тапшыру эфирга ноябрь аенда чыгачак!

Элеккеге “Байрак” колхозына кергән авыллардагы җимерек фермаларга күз ияләшеп килә иде инде. Алар әле кайчан гына гөрләп торган тормыш истәлеге булган музей экспонатлары кебек. Шуңа күрә бу авылларда нинди булса төзелеш башлану — үзе бер бәйрәм.

Газета–журналларга яздыру буенча почта бүлекчәләре һәм хат ташучылар арасында бәйге даими үткәрелеп килә. “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте 2017 елның беренче яртыеллыгына яздыру буенча да шундый бәйге оештыра. Ул 2016 елның 1 октябреннән 30 декабренә кадәр дәвам итә.

Арча Укучылар сараенда мәктәп укучыларының физика укытучылары белән бергә “Уйлап табулар һәм башлангычлар” дигән Iнче фәнни конференциясе булды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Олег Спичкин катнашты. Конференциягә Казаннан фән эшлеклеләре, язучылар, журналистлар кайтты.

2015 елның 8 маенда Ашытбаш авылында өч хуҗалыкның йортлары, дүртенчесенең сарае янып беткән иде. Мин ул вакытта бу турыда язып та чыккан идем, зур югалту кичергән кешеләрнең кайберләре белән очрашырга да туры килде. Тугызынчы дистәне тутырып килүче Кадрия әби Заһидуллинаны гына күреп булмады, аны Акчишмә авылында яшәүче кызында, диделәр. Әмма безгә барыбер очрашырга язган икән.

Яңа Кырлайда “Тукай FEST” заман яшьләре иҗат фестивале старт алды. Аны дүрт районнан (Арча, Саба, Кукмара, Биектау) килгән КВН командалары башлап җибәрде.

Яңа Кырлайдагы Габдулла Тукай музее бу юлы үзенә кунакларның аеруча кадерлеләрен — тамырлары бөек шагыйрьнең нәсел җебе белән бәйләнүчеләрне җыйды

Беркөнне редакциягә зур сумка күтәреп бер ханым килеп керде.

– Үз бакчамда үзем үстергән яшелчәләремне сезгә дә күрсәтергә, бераз мактанып та алырга булдым әле, – диде ул елмаеп һәм сумкасыннан чыгарып өстәлгә зур–зур баллы борычлар, помидорлар, баш кадәрле бадымҗан (баклажан) тезде, хәтта төбе белән казып алынган арахис та куйды.

Район башлыгы урынбасары Любовь Осина 27 октябрьдә Кызылъяр авылында яшәүче сугыш ветераны Маһирә Фазылҗан кызы Шәрипованы, өенә барып, 95 яшьлек юбилее белән котлады

27 октябрьдә “Төрнәле” бүлекчәсе базасында “Арча” ширкәтенә кергән хуҗалыклар җитәкчеләре, белгечләре белән семинар үткәрелде. Анда катнашучылар Иске Төрнәле, Югары Пошалым фермаларында эшнең оештырылуы белән таныштылар, тәҗрибә уртаклаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International