“Венета” ширкәте комбайнчысы Рәлиф Ильясов “Акрос” комбайны белән 6492 центнер ашлык суктырды.
29 июльдә районның террорчылыкка каршы комиссиясе утырышында җәмәгать тәртибен саклау һәм җинаятьчелекне киметү максатында халык күп йөри торган урыннарга видео- камералар урнаштыру мәсьәләсе каралды.
Югары Пошалым авылыннан 31 кеше кул куйган хат алдык: “Безнең авыл бик зур проблема алдында калды, — диелә анда. — Сез үз контрольлегезгә алып бу кыенлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итәрсез дип ышанып калабыз”.
28 июльдә Арчада хәйрия концерты узды. Үзәк стадионга яше-карты республиканың танылган җырчылары, районыбызның сәнгать мәктәбендә эшләп килүче бию коллективлары, үзешчән сәнгать осталары катнашындагы концертны карап хозурланса, балалар төрле уеннарда уйнап рәхәт чикте.
Полиция хезмәткәрләре тарафыннан кат–кат кисәтүләргә карамастан, алдану очраклары кабатланып тора
Арча районы буенча җинаять–башкару инспекциясе аша 7 айда 141 хөкем ителүче узган
“Ватан” ширкәтенең борчак басуы. Теземнәр каршына комбайннар туктаган. Хуҗалык җитәкчесе Мансур Әхмәтов, авыл җирлеге башлыгы Ринат Садыйков, баш агроном Рәис Рамазанов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов комбайнчыларга тагын бер тапкыр эш тәртипләрен аңлатып, урып-җыюны исән-сау башкарып чыгуларын теләделәр.
Узган атнада Татарстанга ике көнлек эш сәфәре белән Мәскәү һәм Бөтен Русь патриархы Кирилл килде. Патриарх Татарстанның милләтара һәм динара тынычлык һәм гражданлык татулыгы территориясе буларак миссиясен аерым билгеләп үтте.
Укытучының җәй буе күңелен борчып торган бер мәшәкате: мәктәпне кабул итүгә әзерлисе бар. Моңа мәктәп коллективы каникулга чыгуга тотына.
Сөрдедә яшәүче Насия Мөхәммәтгалиева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны котларга район башлыгы урынбасары Любовь Осина килде. Ул юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын һәм бүләкләр тапшырды.