Сикертән мәктәбе елның һәр фасылында матур. Җәен чәчәкләргә күмелә, бинасы да шул гүзәллекне тулыландырып балкып тора.
Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина 13 апрельдә Шушмабаш авылында яшәүче Гаделия Рәхмәтуллинаны 90 яшьлек юбилее белән котлады.
Яңа Кенәрдә яшәүче сугыш ветераны Рәгыйб Халитовка 92 яшь тулды.
Җирле үзидарә органнарының һөнәри бәйрәме алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советында республика конкурсында катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды. Арча районының Яңа Кишет авыл җирлеге (башлыгы Тәбрис Арсланов) “Иң яхшы җәмәгать инициативасы” номинациясендә “Авылның социаль йөзе” проекты өчен Рәхмәт хатына һәм акчалата бүләккә лаек булды.
Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов әлеге шигырьне Түбән Мәтәскә авылында яшәүче Искәндәр Шәяхмәтовка багышлап язган. Ул аны кадерле ядкәр итеп саклый.
Узган атнада Арчада “Без — Тукайлы халык” дигән Габдулла Тукайның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган республикакүләм Габдулла Тукай укулары булды.
“Җидегән чишмә” Арча халык театры коллективы район Мәдәният йортында Туфан Миңнуллинның “Без бит авыл малае” пьесасы буенча сәхнәләштерелгән “Алпамыш алпавыты” исемле спектаклен куйды. Спектакльне район башлыгы Илшат Нуриев та карады. Соңыннан ул сәхнәгә чыгып коллективка Рәхмәт хаты тапшырды.
21 апрельгә район хуҗалыкларында 6084 гектарда күпьеллык үләннәр, 6898 гектарда уҗымнар тукландырылды.
“Татарстан”, “Игенче” хуҗалыкларында 1300–1120 гектарда күпьеллык үләннәр, “Игенче”дә — 2470, “Татарстан” ширкәтендә 1700 гектарда уҗымнар өстәмә сый алды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы 20 апрельдән 31 майга кадәр әлеге көнгә багышланган чаралар үткәрергә тәкъдим итте
22 апрельдә “Казан арты” тарих–этнография музеенда “Библионочь” дип аталган Бөтенроссия акциясе үткәрелә. Ул 19 сәгатьтә башлана. Теләгән һәркем музейга керә, анда осталык классында катнаша, “Елый икән, елый ирләр дә” фильмын карый ала.