ЯҢАЛЫКЛАР


29
май, 2015 ел
җомга
Район Сабантуе 7 июньдә Арча шәһәре стадионында 10 сәгатьтә башлана
– Хат язып тормыйм инде, әйтәсе килгән сүземне телефон аша гына хәбәр итәм, – диде ул. – 1 майда һәркем зиратка барып, якыннарының каберен чистартты. 9 майда кич белән авыл халкы бердәм зиратның буш урыннарын, исемсез һәм караучысыз каберләрне тәртипкә китерде
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән ХIнче тапкыр “Нечкәбил–2015” республика бәйгесе үткәрелә
Балалар һәм яшүсмерләр иҗатының “Виктория–2015” IV Халыкара бәйге–фестивалендә Арча сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлеге укучылары да катнашты.
Арча районы Мөрәле авылы бәйрәменә — 5 ел. 5 июнь 15.00 сәгатьтә эшмәкәр Хаҗиев Шамил үткәрәчәк авыл көненә чакырабыз.
Май аенда ЮХИДИ идарәсенең Арча бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан 618 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары теркәлгән. Шуларның 226сы тизлекне арттыру, 98е – укылмый торган номерлар белән юлга чыгу, 129ы – куркынычсызлык каешын такмыйча, 31е балаларны махсус креслосыз йөртү, 17се – тиешсез урында каршы як полосага узарга чыгу.
Арчаның җәмәгать суды утырышында 20 яшьлек Иринага карата (фамилиясен язмаска булдым) җинаять эше каралды. Утырыш җәмәгать судьясы Марат Камаев рәислегендә прокурорның өлкән ярдәмчесе Ленар Мөлеков катнашында үткәрелде.
Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова: – Урта Бирәзәнең иске фермалары янына чүп ташлыйлар, – дип күңеле әрнеп сөйләде. – Йөк машинасы белән Арчадан килеп аударалар. Юл буена “Чүп ташлау тыела” дип язып та куйган идек, аны да юкка чыгардылар. Тагын ясаттым. Кичә машина номерларына кадәр кесә телефонына төшереп алдым. Бер олау машина терлек тиреләренә кадәр ташлаганнар. Заготконтора эшеме бу, әллә тире җыючыларныкымы? Берьюлы шунда пакеттагы чүпне актарып карадым: язулары Әтнә заготконторасыныкы булып чыкты. Редакцияләренә шалтыратып әйттем. Сезгә редакциягә килүем дә шуның өчен: Арча халкын газета аша тәртипкә китереп булмасмы икән?! Югыйсә, чүпне Арчадагы полигонга илтсәләр була бит!
Әнисе баласын язмыш кочагына ташлап, икенче ир белән Үзбәкстан якларына чыгып киткәндә, Марзияга нибары биш яшь була. 11 елдан соң кайта ул кызын алырга.
Нурмөхәммәтовлар гаиләсе өчен 9 май – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын каршы алган көн икеләтә бәйрәмгә әверелде. Алар гаиләсендә булачак батыр егет Ранис дөньяга килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International