ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Яшь җиһангирлар белән очрашырга район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев та килгән иде
Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының бокс буенча чемпионатында Арчадан полиция өлкән сержанты Данис Гафуров 60 килограммга кадәр үлчәү категориясендә беренче урынны яулады
Арча спорт комплексында республиканың Пенсия фонды идарәләре командалары спартакиадасы булды
Сугыш чоры җырлары… Күпме алар, йөрәкләргә үтеп кереп, күңелләрдә ярсу да, шатлык та уятучы көйләр. Кайберләрендә җиңелү ачысы ярылып ята, икенчеләре җиңү шатлыгын бәйрәм итә, өченчеләре сагыну, туган якка, аналарга, сөйгән ярларына мәхәббәт хисләре белән сугарылган.
Эшне башлап җибәрү һәм районкүләм масштабка күтәрү өчен юл күрсәтүче генә кирәк. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриевның элек-электән данлыклы көрәшчеләре белән танылган Арча төбәгендә аларга яшь алмаш әзерләү мәсьәләсен күтәреп чыгуы җитә калды.
Аларның хезмәте дәрәҗәләр, мактаулы исемнәр, уңышлар белән исәпләнми. Иң зур бәя – эшләгән изгелегеңә рәхмәт сүзләре ишетү.

10
апрель, 2015 ел
җомга
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә 7 апрельдә Россия Федерациясе Дәүләт Советы утырышында катнашты
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек уңаеннан сугыш ветераннарының сәламәтлеген саклау һәм аларга медицина ярдәме күрсәтү максатыннан “Безнең кадерле ветеран” дигән республика социаль-гуманитар проекты старт алган иде.
Сугыш артистларны да читләтеп үтмәгән. Күбесе, кулына мылтык тотып, дошманга каршы сугышкан. Икенчеләре фронтта, тылда, госпитальләрдә концертлар куйган. Бу да үзенә күрә зур батырлык булган. Чөнки алар пуля яңгыры астында да калган, авырлыкларны да кичергән, ачлык ачысын да татыган.
“Илнең, җирнең, тыныч көннең кадерен белеп, җырлап яшик!” дигән оешма, предприятие, учреждениеләр иҗат концертлары мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре коллективлары чыгышы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International