«Казан арты» тарих-этнография музеенда 6 ноябрь-Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан «Туган җирем -Татарстан» исемле викторина оештырылды.
Рәсәйдә 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне.
Ул халкыбызның тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлеген чагылдыра.
Шул уңайдан музеебызда Арча 5 нче гимназиясенең ял лагеренә йөрүче балалары белән чара оештырылды, Халыклар бердәмлеге көненең мәгънәсе аңлатылды.
«Казан арты» тарих-этнография музеенда Россия Банкының “Татарстан истәлекле тәңкәләрдә” исемле фотокүргәзмәсе ачылды.
Белем бирү проектының төп максаты - «Мәгълүмати иминлек» юнәлеше буенча белем бирү учреждениеләре укучыларының һәм башка категория гражданнарның цифрлы грамоталылыгын күтәрү.
1991 елдан башлап 30 октябрь - сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан "Казан арты" тарих-этнография музеенда төрле елларда репрессияләрдә нахакка рәнҗетелгән якташларыбызны искә алдык.
Арчаның "Өмет чаткысы" тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар “Казан арты” музеенда кунакта булдылар. Алар кызыклы экскурсия барышында Арча тарихы һәм экспонатлар белән таныштылар. Шулай ук татар милли бизәкләрен кулланып, үз куллары белән татар читеген ясадылар.
Хөрмәтле гражданнар!
2022 елның 1 ноябрендә кич белән, 2 ноябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә:
- көчле кар яву, юеш кар;
- күз күреме начараю, кыска вакытлы буран;
- төньяк-көнбатыш, төньяктан 15-18 м/с тизлектә җил;
- юлларда бозлавык, кар боткасы, ТР көнчыгышында кар көртләре барлыкка килү көтелә.
Тавыш бирү өчен https://www.gosuslugi.ru/inet сылтамасы буенча кереп, исемлектән 1 торак пунктны сайлагыз. 1 тапкыр һәм 1 торак пункт өчен генә тавыш бирергә була.
Социаль хезмәт күрсәтү оешмалары тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләү елга бер тапкыр, ким дигәндә өч елга бер тапкыр үткәрелә. 2022 елда Арча муниципаль районының мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге учреждениеләр тарафыннан зур эш башкарылды.
Узган шимбәдә Арчага Россия Федерациясе мәдәният министры урынбасары Надежда Преподобная һәм Татарстан Республикасының мәдәният министры Ирада Әюпова рәсми сәфәр белән килде.