ЯҢАЛЫКЛАР


13
август, 2021 ел
җомга

Августның беренче көнендә Хәсәншәех авылында бер хатын-кыз ындыр табагына эшкә килә.

“Росгвардия” һәм полиция хезмәткәрләре Арча шәһәрендә элек хөкем ителгән ир кешене машина урлап китүдә шикләнеп тоткарладылар.

Арча районы прокуратурасы Түбән Мәтәскә, Ашытбаш, Иске Ашыт, Казанбаш, Лесхоз, Яңа Кенәр, Шурабаш авылларында урнашкан мәдәният объектларында террорчылыкка каршы законнарның үтәлешен тикшерде. Аларда 2017 елның 11 февралендәге 176 номерлы РФ Хөкүмәте карары белән расланган мәдәният өлкәсе объектларының (территорияләр) террорчылыктан саклануга  карата таләпләрнең 23 нче пунктын бозу ачыкланды: автомат янгын сигнализациясе бөтенләй юк яки ул төзек түгел. Моннан тыш, Яңа Кенәр һәм Лесхоз мәдәният йортларында террорчылык янавы  туган очракта башкарылырга тиешле эш-гамәлләр турында мәгълүмат тупланган күргәзмә әсбаплар юк.


11
август, 2021 ел
чәршәмбе

Ташландык дачаларны рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча  туры эфир

Иртәгә, 12 августта 17.45 сәгатьтә Россия 24 телеканалында туры эфирда  «Дача темасы», аерым алганда, ташландык дачага  законлы  рәвештә хуҗа булу мөмкинлеге турында әңгәмә оештырылачак.
Телевидение тамашачылары сорауларына Татарстан Росреестры һәм кадастр палатасы экспертлары Энҗе Мөхәммәтгалиева һәм Ләйсән Рәхмәтуллина җавап бирәчәк.
Туры эфир телефоны 8(843) 554 31 21. Шалтыратыгыз һәм сораулар бирегез.


9
август, 2021 ел
дүшәмбе

Җәйге айлар безгә витаминнар, микроэлементларга һәм башка файдалы матдәләргә бай булган бик күп җиләк-җимеш һәм яшелчә бүләк итә.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәкъдимнәре буенча, йөрәк, яман шеш авыруларын, диабет һәм симерүне профилактикалау өчен  көнгә яңа яки пешерелгән (бәрәңге һәм шундый ук крахмаллы тамырлардан тыш) 400 гр  җиләк-җимеш һәм яшелчә ашарга кирәк.


6
август, 2021 ел
җомга

Соңгы вакытта социаль түләүләр өлкәсендә мошенниклык очраклары ешайды. Социаль түләүләр өлкәсе киңәйтелә, түләүләр суммасы арта,  алар белән бергә - кулга чиста булмаган гражданнарның кызыксынуы да арта.

Россия Федерациясе Җинаять кодексының 159.2 статьясы түләүләр алганда, ягъни пособиеләр, компенсацияләр, субсидияләр һәм башка социаль түләүләр алганда акча яки башка мөлкәт урлаган өчен җаваплылыкны регламентлый.

«Коррупциягә каршы көрәш турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законның 13.3 статьясы  нигезендә оешма коррупцияне кисәтү буенча чаралар эшләргә  һәм үтәргә тиеш.

Закон чыгаручы тарафыннан шундый чараларның якынча исемлеге билгеләнгән: коррупциячел һәм башка хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы бүлекчәләр яисә вазыйфаи затларны билгеләү, оешманың хокук саклау органнары белән хезмәттәшлеге, оешманың эшчәнлеген  законнар нигезендә башкару буенча стандартлар, оешма хезмәткәрләренең этика һәм хезмәт тәртибе кодексын кабул итү, мәнфәгатьләр каршылыгын булдырмау һәм җайга салу, рәсми булмаган хисап төзү һәм ялган документлар куллануга  каршы юнәлдерелгән процедуралар эшләү һәм гамәлгә кертү.

5 августка район хуҗалыкларында игеннәрнең 54 процентка якыны (31144 гектар) суктырып алынды. Әлегә бер гектардан уртача уңыш – 16,4 центнер.

“Казанка” хуҗалыгыннан соң “Курса МТСы” ширкәте дә игеннәрне урып-җыюны төгәлләде. Уртача уңыш – 20,4 центнер. “Северный”, “Кишет”, “Кырлай”, “Тукай” ширкәтләрендә дә шул чама чыга.

Көннәр коры торгач ашлыкны киптереп артык чыгымнар тотасы юк, дымлылык 12 процентка кадәр калган, туры амбарларга салып та була. Әмма быел тулы кыйммәтле орлыклар салу проблемасы бар. “Һәр елны орлыкларның күчмә фондын булдыру турында сөйләшәбез, әмма бик тыңлап бетермиләр”, – ди Россия авыл хуҗалыгы үзәге бүлеге җитәкчесе Рүзәл Мортазин.

Арча элеваторы җитәкчесе Ләйсән Әһлиуллина хезмәт алдынгыларына бүләкләр алып кырларга чыга.

Бу юлы ул “Северный” ширкәте комбайнчысы Рәдиф Низамовка, “Тукай” ширкәтеннән Рәдиф Сәфәровка, “Яңарыш” ширкәтеннән Фәнил Гыйлаҗевка, “Ташкичү”дән Наил Сафинга, “Ашытбаш”тан Мәгъсүм Шәфигуллинга Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырды.

“Агроснаб” ширкәте район хуҗалыкларын запас частьлар белән тәэмин итүгә зур өлеш кертә. Кыр эшләре чорында ял көннәрсез эшлиләр.

Бер газета укучыбыз: “Иске Масра авылында дүрт баланы берүзе тәрбияләүче ата бар. Аларның йорты бик начар, кыш көне өшеп үлмәсләрме икән?” – дип шалтыратты.

Иске Масрага без социаль яклау идарәсе җитәкчесе Миләүшә Шакирова, Гаиләләргә һәм балаларга ярдәм бүлеге мөдире Нурсөя Дәүләтшина белән бардык. Икесе дә бу гаиләне яхшы беләләр, мөмкин булган ярдәмне күрсәтеп торалар. Шукуржонны бары тик әйбәт яктан гына тасвирладылар. Районда андый гаиләләр арасында үрнәк булып тора, диделәр.

“Ак барс” агрокомплексы” ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов: “Шукуржон терлекләр барында фермада эшләде, тәртипле кеше, балалары бик итагатьле, очрашкан саен матур итеп исәнләшеп узалар. Мөрәҗәгать иткәндә ярдәм итми калган юк”, – диде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International