ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2016 ел
чәршәмбе

Шимбә. Кичке 5 тулып киткән. Гимназия ишегалдында халык мәш килә. Бу сүзләр шушы кичәдә бәләкәй Әмирнең “Су анасы”н сөйләгәндә су анасының таракны сорап өйгә килгән мәлен (“Яхшы. Хуш. Батты кояш. Йокларга яттык кич белән...”) тыңлаганда күңелгә килде. 6 яшь кенә булса да, “Су анасы”н чат итеп сөйләүче Әмир Зиннәтов тамашачыларны тын гына тыңларга мәҗбүр итте.

23 августка район хуҗалыкларында 15172 гектарда (план 25 мең гектар) көзге культуралар чәчелде.

26 августта гражданнарның хезмәт хокукларын саклау, хокук ярдәме күрсәтү максатыннан телефон “кайнар линия”се ачыла. Сәгать 9дан 17 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, республика Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, “Россия юристлары ассоциациясе” гомумроссия җәмәгатьчелек оешмасының Татарстан төбәкара бүлекчәсе вәкилләре гражданнарга бәхәсле хәлләрдән чыгарга, кирәкле мәгълүмат алырга ярдәм итәчәкләр.

12 августта Арча шәһәренең көньяк өлешендә яшәүчеләрнең җыены булды. Анда муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.

Муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 22 августта Арча шәһәрендә яшәүче Нәгыймә Гыйззәтованы 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Яңа Кенәрдән РФ Дәүләт Думасына “Россия коммунистлары коммунистлар партиясе”ннән депутатлыкка кандидат Фердинанд Ибраһимов безгә шундый сорау белән мөрәжәгать итте:

– Электр энергиясе белән тәэмин итүчеләр халыкка электр энергиясен вакытлыча өзүне күпме вакыт алдан хәбәр итәргә тиешләр?


23
август, 2016 ел
сишәмбе

«Арча ягы- кунакчыл як».  Бу гыйбарәнең хак икәненә 21 нче август көнне Пермь, Курган,Төмән, Ульяновск өлкәсеннән, Казахстаннан, Чувашия Республикасыннан һәм башка төбәкләрдән  килгән  татарлар тагын бер кат инангандыр.


22
август, 2016 ел
дүшәмбе

19 нчы август көнне Арча 3 нче төп  гомуми белем мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты  укытучыларының  «Милли мәгариф: бүгенгесе һәм киләчәге. Сыйфатлы белем һәм милли тәрбия бирү » темасына  традицион август киңәшмәсе секциясе узды.


19
август, 2016 ел
җомга

“Татарстан командасы” ижтимагый инициативасы кысаларында Арчада “Татарстан командасында бул!” спартакиадасы бара. Иң беренчеләрдән булып аны шәһәрнең “Көньяк” территориаль җәмәгатьчелек үзәге оештырды. Анда спортның ишегалды төрләре буенча Бөтенроссия көнен билгеләп үттеләр.

Муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 17 августта район хуҗалыкларында кыр эшләренең барышын карады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International