ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

Җиңү паркында тагын бер зур чара булды. Аны төзүдә үзләреннән зур өлеш керткән кешеләрне – иганәчеләр һәм төзүчеләрне олыладылар.

Районда уңышлы эшләп килүче “АрскПласт” ширкәте базасында мебель цехы ачылды. Аны эшләтә башлау тантанасында муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.

Хәлим Вильданов “Челенджер” комбайны белән 60 гектарда люцерна һәм кындырак үләне урдырды. Миннур Сибгатуллин теземнәрне әйләндерә, Илгизәр Хәсәнов печәнне төргәккә җыя. 12 тонна яхшы сыйфатлы печән әзерләнде инде.

Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары — ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, якташыбыз Марат Әхмәтов “Әти-әниеңне яздыр. Якыннарыңны яздыр” акциясенә кушылды. Ул Апазда яшәүче әнисен “Ватаным Татарстан”, “Арча хәбәрләре”, “Хезмәт” газеталарына яздырган.

Шимбә авылларда, якшәмбе Арчада. Авылларда бәйге җыю башланды. Наласада бик матур үтте ул.

3 июньдә Арчаның Шәрыкъ мәчетендә җомга намазы яңа төзелгән фарыз залында (икенче катта) узачак. Җомга вәгазен Татарстан Республикасы баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев укыячак

Законсыз рәвештә суррогат эчемлек сатуга каршы кискен көрәш алып барылса да, мондый төр эчемлек белән агуланучылар, хәтта дөньядан китеп баручылар турында да әледән–әле ишетелеп тора. Бу уңайдан, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль бүлегендә нинди эш алып барыла икән?

Баулы районында шундый хәл булган. Берәү үзен пенсия фонды хезмәткәре дип танытып, пенсионерның шкафыннан 30 мең сум акча урлаган. 40 яшьләрдәге бер хатын–кыздан шикләнәләр

ЛДПР партиясе лидеры Владимир Жириновский моннан 20 еллар элек Арчага поезд белән килгән иде. Җыелган халыкка унар сумлык акчалар өләште, икенче килгәндә 100әр сумлыклар өләшермен, дип вәгъдә итте. Киткәндә поезд тәрәзәсеннән: “Уничтожим всех жуликов!” дип кычкырды.

21 майда үз акчаларын җыйнап Яңа Кырлай ипподромында ярыш та үткәреп алдылар. Анда Арчадан Рамил Рәхмәтуллин — беренче, улы Рәмзил икенче булган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International