Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриевның район Советы утырышында ясаган чыгышы
23 февральдә Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев, Россия Герое Дмитрий Сафин, Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге җитәкчесе Алмаз Борһанов, запастагы офицерлар, җәмәгатьчелек вәкилләре Җиңү паркында Ватанны саклаучылар хөрмәтенә куелган һәйкәлгә һәм үзәк мәйдандагы Мәңгелек ут янына чәчәкләр салдылар.
Казанда ДОСААФ оешмасы беренчелегенә мылтыктан ату буенча республика ярышлары булды. Тренер Фәрит Минхәиров җитәкчелегендәге безнең район атучылары пьедесталның бөтен баскычларын яулады.
26 февральдә 10 сәгатьтә “Казан арты” тарих–этнография музеенда Гөлсинә Зәкиеваның “Ташлап китмә...” исемле китабын тәкъдир итү кичәсе була.
27 февральдә стадионда “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында район оешма, предприятие, авыл хуҗалыгы берләшмәләре һәм учреждениеләр арасында чаңгы ярышы буенча шәхси–команда беренчелеге була. Сәгать 10 башлана.
Шул уңайдан 19 февральдә Арчаның 5 нче номерлы гимназиясендә Үзәк китапханә хезмәткәрләре 9 нчы “А” сыйныф укучылары белән “Телгә хөрмәт – милләткә хөрмәт ул!” исемле тапкырлар бәйгесе уздырды. Чара ике телдә алып барылды. Укучылар тел белеме, халык авыз иҗаты, ораторлык өлкәләрендә көч сынаштылар. Алар тирән белемнәре ярдәмендә, катлаулы сорауларга җаваплар эзләп, үзләренең осталыкларын, тапкырлыкларын тагын бер кат исбат иттеләр.
18 нче февраль көнендә, Арча 3 нче номерлы башлангыч мәктәбе – балалар бакчасында 2 нче кечкенәләр төркемендә “Безнең әтиләр – бар яктан да булганнар!” исемендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә булып узды.
Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә кешенең туган көненнән соңгы көненә кадәрге тормышы чагыла. Ягъни монда бала туу, язылышу, аерылышу, исем алыштыру, баланын атасын билгеләү, баланы уллыкка яки кызлыкка алу, үлем теркәлә. Документ югалткан очракта, иң беренче итеп кеше ГХАТ бүлегенә мөрәҗәгать итә, чөнки һәр көнне төзелә торган актлар аңа ярдәм итә ала.
Кышның вәкаләтләре бетергә дә күп калмады. Барын да күрсәтте ул безгә, кар да, яңгыр да яуды, бураннары да булды.
Район ветераннар (пенсионерлар) советының яңа рәисе Наил Газиз улы Габдрахманов районда билгеле шәхес. Ул озак еллар җаваплы урыннарда эшләде, районны, аның кешеләрен яхшы белә.