ЯҢАЛЫКЛАР


24
июнь, 2015 ел
чәршәмбе
Арча ягы танылган шәхесләргә – язучыларга, шагыйрьләргә, мәгърифәтчеләргә бай. Әмма шул байлыкны җыйнап, бергә туплап, халыкка күрсәтә белергә дә кирәк бит әле. Ә бу эшнең нинди мәшәкатьле, вак икәнлеген, күпме вакыт, көч, энергия кирәклеген үзе эшләп караган кеше генә белә. Ринат Фазлыйәхмәтов менә шундыйлардан. Әле быел гына аның Арча ягының күренекле шәхесләре турындагы “Арча ягы зыялылары” исемле китабы басылып чыкты.
Сеҗе мәктәбе базасында урнашкан “Шатлык” лагере җәйге каникул чорында беренче смена балалары өчен 15 июнь көнне ишекләрен ачты. 2 июльгә кадәр биредә 9 яшьтән 12 яшькә кадәрле 70 бала ял итәчәк. Аннан 21 көнлек һәм бер атналык тагын ике сменаның килүе көтелә.
Узган җомгада Арча үзәк стадионында футбол буенча иптәшләрчә очрашу булды.
Бу юлы муниципаль хезмәткәрләр белән мәктәпләрнең физкультура укытучылары көч сынашты.
26 июньдә “Бердәм Россия” партиясенең Арча җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итү бүлмәсендә (Банк урамы, 6в йорт, социаль яклау бүлеге, 11 бүлмә) 8дән 16 сәгатькә кадәр адвокатлар, нотариуслар, прокуратура хезмәткәрләре бушлай консультация уздыра. Алдан язылу өчен телефон: 3–18–08.
Хәзерге вакытта биредә кызу эш бара. Тиздән утырып ял итү, йөреп кайту өчен бик матур урын булачак. Аның өчен брусчаткалардан тротуарлар салына, чәчәклек ясала.

19
июнь, 2015 ел
җомга
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм район җитәкчелеге балаларның, яшьләрнең ялын оештыру, сәламәтлекләрен ныгыту өчен тиешле шартлар тудыруга зур игътибар бирә. Республика Президентының үзенчәлекле 30 программасының берсе нәкъ менә шуңа юнәлтелгән дә.
Район җитәкчесе Илшат Нуриев инициативасы белән Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан кечкенә авылларда да Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәлләр торгызылды.
Баулыда базарда бәрәңге сатарга чыккан 82 яшьлек бер пенсионерның ике арада килеп чыккан низагтан контролер чиләкләрен тибеп очырган. Карт, бу хурлыкны күтәрә алмыйча, икенче көнне вафат булган. Әлеге вакыйгадан соң Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Зәйнулла абый туганнарының кайгысын уртаклашты һәм гаеплеләр җәзаны алырга тиеш, диде. Арчада сөт, эремчек һәм башка үз әйберләрен сатучыларның хәлләрен белештек.
17 июньдә Арча шәһәренең Шәрык бистәсендәге мәчет манарасына ай кую тантанасы булды. Анда Татарстан Республикасының баш казые Җәлил хәзрәт, Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рафил Исмәгыйлев катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International