ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2026 ел
җомга

27 мартта Россия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләре федераль хезмәте оешуга 10 ел тула

Резидә Хәкимҗанова

Милли гвардия гаскәрләре бүген Ватанны саклауда тарихи традицияләрне дәвам итә.

Алар заман шартларында җәмәгать тәртибен тәэмин итү, гражданнар иминлеген саклау һәм дәүләт мәнфәгатьләрен яклауда мөһим роль уйный. «Росгвардия» хезмәте террорчылык һәм экстремизмга каршы көрәш, корал әйләнешен контрольдә тоту, төрле объектларны саклау кебек вазыйфаларны үз эченә ала. Милли гвардия гаскәрләренең махсус хәрби операция зонасында тыныч халыкны һәм дәүләт мәнфәгатьләрен сак-лавын да билгеләп үтәргә кирәк.

Узган атнада Түбән Пошалым авылында яшәүче Камил Шамил улы  Фатыйховның туган көне булды

Ильяс Фәттахов

Шул уңайдан үзе белән сөйләшеп утырдык.

“Минем Фатыйх бабай 80 яшендә Арчага барган, – дип сүзен ерактан башлады ул. – Җиде алмагач үсентесен сатып алган. Һәр баласына берәр алмагач. Ул вакыттагы автобуслар бер ишек-ле генә, кечкенә. Ә кеше күп. Бабай алма агачларын күтәреп автобуска кергән. Сүгәләр икән моны. Бу яшеңдә сиңа алмагач нәрсәгә, алмаларын барыбер ашый алмыйсың, имеш. Бабай аптырап калмаган, мин ашамасам, оныклар ашар дигән. Бик тырыш, булдыклы кеше иде бабай, шул яшендә кибән өстендә дә тора иде әле ул. Мин йортны Арчада да сала ала идем, шулай дип киңәш бирүчеләр булды. Әмма минем ата–ана нигезен бетерәсем килмәде. Фатыйх бабай да һәр баласына алмагач алып кайтканда шулай уйлаган бит. Авылның, нигезнең саклануын теләгән”.

Әле генә кыш иде, инде язның беренче ае үтеп тә бара.

Көннәр озая, төннәр кыскара, җылы яклардан кайтучы кошлар көннән көн күбәя. Ташулар булырмы дип, төрлечә фаразлый халык. Апрель туа, яр тула, дигән борынгылар. Искечә әйткәндә, апрель 14 апрельдә башлана. Болай исәпләгәндә ташулар ташырга өч атна чамасы вакыт калып бара.

24 мартта “Кишет” хуҗалыгында узган семинар-киңәшмәдә терлекчелектә ике айлык эшкә йомгак ясау белән бергә, язгы кыр эшләренә соңгы әзерлекләр турында да сөйләштеләр.

Башта “Кишет” хуҗалыгының машина-трактор паркында техниканың әзерлеген карадык. “Узган ел 94 млн сумлык яңа техника кайтты, – диде хуҗалык җитәкчесе Илдус Сафиуллин. – Быелга чыккач кайткан техникалар да бар. Булган техника планлаштырылган эшләрне башкарып чыгарга мөмкинлек бирә”.

28 мартта язгы каникуллар башлана. Бу чорда әти-әниләргә аеруча игьтибарлы булырга кирәк

Гөлсинә Зәкиева

Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләре арту борчу тудыра.

Татарстан Республикасы буенча Дәүләт автоинспекциясе идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гарипов сүзләренә караганда, ел башыннан республикада балалар катнашында 40 юл һәлакәте теркәлгән. Бу аварияләрдә бер бала һәлак булган, ә 45 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Аеруча балалар-пассажирлар белән бәйле хәлләр зур борчылу уята. Балалар-пассажирлар катнашында 22 юл һәлакәте булган. Аларда 1 бала һәлак булган, 27 бала җәрәхәтләнгән.

Гөлсинә Зәкиева

Татарстанда хәрбиләргә һәм аларның якыннарына ярдәм итүнең киң системасы эшли.

Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен ярдәм чаралары каралган.

Татарстан Республикасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүнең киң колачлы системасы гамәлдә. Бүген республикада төрле ташламалар һәм социаль гарантияләр бар.

Ярдәм төрле юнәлешләрне үз эченә ала: медицина ярдәме, социаль түләүләр, белем алу мөмкинлекләре, эшкә урнашу, үз эшеңне башлап җибәрү һәм башкалар. 

Арча районы мәгариф хезмәткәрләренең хисап җыелышында профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов узган елгы эшләргә хисап тотты

Румия Надршина

49 башлангыч оешмада барысы 1906 хезмәткәр исәпләнә. Хезмәт кешесе турында кайгырту ул иң беренче чиратта аның хезмәт хакын кайгырту. 

«Соңгы елларда педагогларның һәм хезмәткәрләрнең хезмәт хакы даими рәвештә артты, – дип сөйләде Вакыйф Харисов. – Әмма педагогларның 1 ставка хезмәт хакы югары түгел. Техник хезмәткәрләрнеке дә түбән».

Профсоюз оешмасына көн саен 10-12 кеше мөрәҗәгать итә. Бергә-бергә проблемаларны хәл итәргә тырышалар.

Арча Загсында матур тантана булды. Кәче авылында яшәүче Зөлфия белән Камил Дәүләтшиннарны котладылар. Аларның бергә яши башлауларына 50 ел!

Тантананы Загсның өлкән белгече Гөлназ Маркелова алып барды. Район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина 50 ел бергә яшәгән парга район башлыгының Котлау хатын, бүләкләр тапшырды. “Өеңдә көтеп торыр кешең булу, кара-каршы утырып чәй эчүләр бәхет ул”, - диде Рәмзия ханым. Матур котлау сүзләре әйтелде.


26
март, 2026 ел
пәнҗешәмбе

2026 елның 26 мартында көндез һәм кичен, 27 мартында төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә (Казанда - 27 мартта төнлә һәм иртән).

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:

Томан вакытында:

Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы.


25
март, 2026 ел
чәршәмбе

25 мартта Россиядә почта открыткасының туган көне билгеләп үтелә-нәкъ менә шушы көнне 1872 елда беренче открытка әйләнешкә чыга. XIX гасыр ахыры – XX гасыр уртасына туры килгән популярлык пигы узуга карамастан, почта открыткаларына бүген дә ихтыяҗ бар. 
Башта Россиядә открыткаларны бастыру хокукы почта янында гына булган. Әмма 1894 елдан башлап аларны хосусый типографияләр дә чыгара башлый. Беренче почта открыткалары бер төсле, иллюстрацияләрсез булган, «ачык хат өчен Бланк» дип аталган һәм, нигездә, кыска яңалыклар һәм хәбәрләр тапшыру өчен кулланылган. Открытка популярлыгын аның уң ягы төсле рәсемгә әверелгәннән соң ала. Бүген нәкъ менә шундый якты, тематик открыткаларны татарстанлылар почта аша җибәрүне өстен күрәләр, бер-берсен туган көне, Яңа ел, 23 февраль, 8 Март, Җиңү көне, башка мөһим даталар һәм вакыйгалар белән котлыйлар.

2026 елның 11-17 сентябрендә Екатеринбургта елның иң зур Халыкара яшьләр вакыйгасы – Халыкара яшьләр фестивале узачак, ул дөньяның 190 иленнән 10 мең яшь лидерны, экспертларны һәм активистларны җыячак. Татарстан Республикасы гадәттәгечә 189 кешедән торган делегация белән тәкъдим ителәчәк. ТР Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Татарстан делегациясе составында катнашу өчен теркәлү инде ачылган һәм 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

10 мең катнашучыга исәпләнгән Халыкара яшьләр фестивале 2024 елда сириуста башланган Бөтендөнья яшьләр фестивале чараларының» гаилә " өлеше булачак. Россия Президенты Владимир Путинның мирасны саклау һәм үстерү турындагы йөкләмәләре нигезендә, яшьләр өчен Халыкара фестиваль чаралары Россиядә ел саен уздырыла. Әйтик, 2025 елның сентябрендә Түбән Новгородта Бөтендөнья яшьләр фестивале слеты узды, ул ике мең катнашучыны берләштерде. Мондый чараларны үткәрү «Яшьләр һәм балалар»милли проекты максатларына туры килә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International