ЯҢАЛЫКЛАР


31
май, 2019 ел
җомга

Әле жиде яше дә тулып житмәгән нәни Сәрия өенә кайтып барганда бер капка төбендә мотоцикл күрә. Ничек инде утырып карамыйча йөрәк түзсен. Гаҗәеп тә шук, тиктормас кызый мотоциклга менеп атлана. Тик ул җиргә ава һәм Сәрия аста кала. Ярый әле бу хәлне мәктәптән кайтып килүче 8 сыйныф укучысы Ралиф күреп ала. Ул кызны коткарып кала.


30
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

3 июнь көнне 17:00 сәгатьтә Арчада яшьләр мохитенә караган объектларны яңадан торгызу кысаларында «Арча районының Яңа яшьләр үзәге нинди булачак? " темасына иҗтимагый фикер алышу узачак."Фикер алышуда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, шулай ук Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев катнашачак.

Язгы каникуллар вакытында  Арча Укучылар сараенда белем бирү мәктәпләре арасында шахмат  буенча шәһси һәм команда  беренчелегенә район ярышлары уздырылды.


29
май, 2019 ел
чәршәмбе

Кояшлы матур көн булды ул. Районда иртәдән 161 чыгарылыш сыйныф укучысы соңгы кыңгырау тантанасына ашыкты. Ә Арчаның яңа 6нчы мәктәбендә беренче чыгарылыш сыйныф укучылары барысы 9. Кызлар тантанага ак алъяпкычлардан килделәр. Янәшәләрендә сыйныф җитәкчеләре татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Шәймуллина.

Халык сынамышлары гасырлар буена тупланып килгән тәҗрибәгә нигезләнгән. Мәсәлән, 6 июньгә кадәр кырау төшү куркынычы саклана, шуннан соң гына ачык туфракка кыяр, башка җылы ярата торган яшелчәләр утыртырга ярый. Балан чәчәк аткач кырау төшми, монысы да нәкъ шул срокка туры килә.

Хәсәншәех мәктәбендә 25 май икеләтә бәйрәм булды. Бу көнне чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Шулай ук мәктәпнең 100 еллык юбилеен билгеләп үттеләр. Бәйрәм кичәсенә мәктәпне төрле елларда тәмамлап чыккан укучылары җыелды.

   Буген 28 май көнне  Арча Укучылар сараенда мәктәп  укучылары арасында шашка  буенча шәһси һәм команда  беренчелегенә район ярышлары уздырылды.

3 июнь көнне 17:00 сәгатьтә Арчада яшьләр мохитенә караган объектларны яңадан торгызу кысаларында «Арча районының Яңа яшьләр үзәге нинди булачак? " темасына иҗтимагый фикер алышу узачак."Фикер алышуда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, шулай ук Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев катнашачак.


27
май, 2019 ел
дүшәмбе

Агымдагы елның 6 июнендә Татарстан Республикасының Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 61 нче йорт) психологик ярдәм көне узачак.


24
май, 2019 ел
җомга

Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары!
Хөрмәтле укытучылар һәм ата-аналар!
Соңгы кыңгырау бәйрәме белән ихлас котлауларны кабул итегез! Мәктәптә укуны тәмамлаучылар өчен бу үзенчәлекле көн, чөнки ул яңа, олы тормыш башлануын символлаштыра. Район мәгариф оешмаларының 9-11 сыйныфларын быел 700гә якын укучы тәмамлый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International