ЯҢАЛЫКЛАР


12
октябрь, 2018 ел
җомга

Өлкәннәр ункөнлеге ахырына да җитте. Ул быел да төрле чараларга бай булды. Яңа Кенәрдәге “Өмет” тернәкләндерү үзәгендә, Арчадагы картлар йортында көн дә ниндидер чара оештырылды. Район Мәдәният йорты агитбригадасы кечкенә авылларга чыгып, өлкәннәр өчен концертлар куйды.

Ветераннар арасында үткәрелә торган “Балкыш” республика фестивалендә катнашып, “Яшь йөрәкләр” халык вокаль ансамбле быел өченче тапкыр лауреат дәрәҗәсе белән кайтты. Үзләренә җиңү китергән “Йөрәк яшь” җыры аларның репертуарында иң яраткан җырларының берсе.


10
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Район Мәдәният йортында укытучыларның һөнәри бәйрәмнәрен зурлап билгеләп үттеләр. Беренче рәттә ветеран укытучылар утырды. Кайнар котлаулар, җыр, музыка белән үтте бәйрәм. Күңелгә, ник укытучы булмадым икән, дигән уйлар килә хәтта...

Алар белән берничә ел элек, коллектив “Түгәрәк уен”да катнашып кайткач очрашкан идек. Ул чакта әле иң өлкән кеше Гөлҗиһан Җәләлиева да, Асия Габдуллина, Зөфәр Мөбарәкшин да исән, Ясминә Надершина, Шәмсенур Габдрахманова, Тәнзилә Насыйровага да сәламәтлекләре коллектив белән җырлап-биеп йөрергә мөмкинлек бирә иде.

Күпчелек хуҗалыклар кырдагы эшләрне тәмамлап, техниканы кышкы саклауга кую белән мәшгуль. Чананы җәй, арбаны кыш әзерлә, ди халык мәкале.

Төбәк-Чокырча авылыннан бер ир-ат шалтыратты.

– Безнең авылда бер ир кеше янгын белгертүче прибор куеп бирәм, дип йөрде. Башта ничек янгыннарны булдырмау турында сөйләде. Аннан янгынны белгертүче прибор тәкъдим итте, – дип сөйләде шалтыратучы. – Янәсе ул МЧС хезмәткәре, документларын да күрсәтте. Янәсе әлеге прибор 3 мең сум тора, ә ул аны 1500 сумга гына куя. МЧСка шалтыраттык, безнең хезмәткәр түгел, дип аңлаттылар. Ни өчен редакциягә шалтыратам? Башкаларга сабак булсын, дим. Ялгыз әби-бабайлар ышанырга мөмкин һәм әлеге приборны куйдыралар да.

Гадәттә бездә бер хәл булса, аңлашып бетмичә, күпертеп, сенсация ясарга тырышып, берничә тапкыр арттырып күрсәтергә яраталар.


5
октябрь, 2018 ел
җомга

Хөрмәтле укытучылар, мәктәпкәчә һәм өстәмә белем бирүче педагоглар, педагогик хезмәт ветераннары!

Һөнәри бәйрәмегез – Укытучылар көне белән чын күңелдән котлыйм!

Октябрь башында күркәм гадәт буенча без игелекле педагог һөнәрен сайлаган кешеләргә ихтирам һәм ярату сүзләре белән мөрәҗәгать итәбез. Безнең һәркайсыбызның тормышта зирәклеге, күңел байлыгы, тирән белеме белән   эчке һәм тышкы дөньябызны үзгәрткән, киләчәктә яшәргә өйрәткән үз Укытучыбыз бар.

Ел саен “Нечкәбил” конкурсында районыбызның гүзәл затлары республика чибәркәйләре белән көч сынаша. Финалда катнашу мөмкинлегенә ия булып, җиңү яулаганнары — районыбыз горурлыгы.

Быел әлеге исем өчен ике мөгаллимә көч сынаша: Арчаның 3нче мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлшат Галәветдинова һәм Наласа мәктәбенең тарих укытучысы Айгөл Хәсәнова. 47 гаилә арасыннан сайлап алынучы 21 гаилә арасында райондашларыбыз да бар. Шушы көннәрдә конкурсның ярымфиналга чыгучылар билгеле булачак, шул бәхет райондашларыбызга да елмайса иде.

Гөлшат ханым төрле конкурсларда катнашкаласа да, мондый зурысында беренче тапкыр. Мәктәп директоры тәкъдим иткәч, курку катыш кына ризалашса да, ул үзе генә түгел икән, ике кызы, улы, ире, әти-әнисе, мәктәп директоры, мәгариф идарәсе җитәкчесе, район хакимияте дә ярдәм итәргә әзер, гел хәлен сорашып торалар. Гомумән, ярдәм итүче һәркемгә рәхмәтле ул.

Районыбыз данын күтәрү өчен аларны бернинди киртәләр дә куркытмый: төнгә кадәр репетицияләр, сәләтеңне ачу өчен бар тырышлыгыңны кую, катнашучыларны көйләү, чыгымнар... Гөлшат Галәветдинованың чыгышы “Музыка көне”дип аталса, Айгөл Хәсәнова “Халык бәйрәме” Сабантуйны тәкъдим иткән. Мөгаллимәләр санаулы 7 минутлык чыгышларында да милли гореф-гадәтләрне, гаилә традицияләрен ачып бирергә сәләтле.

Без аның белән ара-тирә редакциядә очрашабыз, ул нәрсә дә булса сату турында белдерүләр бирә. Шул арада мөхәррир янына кереп үз башыннан кичкән маҗараларны сөйләп ала, бервакытта да утырмас, утыртсаң да бер минуттан сикереп торыр,  сәхнәдәге кебек бүлмә буйлап йөрер, рольгә кереп бетеп шундый итеп сөйли – гел тыңлыйсы да тыңлыйсы килә үзен.

– Әйдә, берәр чокыр чәй эчәбез, – дибез, аны җибәрәсе килмичә.

– Юк, егетләр, вакытым юк, мин киттем, – ди ул. – Югары Пошалымга үзегез килеп чыгыгыз, шунда иркенләп сөйләшеп утырырбыз.

Мин бу гаҗәеп кеше турында “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты, якташыбыз Риман Гыйлемхановка да сөйләгән идем. “Ник мине таныштырмыйсың аның белән?” – дип эләктереп тә алды бу.

Тукай эзләре буйлап үз машинасында Казахстанга, Кытайга кадәр барып кайткан кеше өчен Казан–Арча арасы ара мени – кайтып та җитте Риманыбыз. “Рөстәм әллә ничә шалтыратты инде, безне көтә, – дим. – Аның вакыты бик тыгыз”.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International