Ел да, кайчак елга икешәр тапкыр, Саратов өлкәсенең Шиханы шәһәрендә урнашкан хәрби частька барып, анда хезмәт иткән якташларыбыз белән очрашу, аралашу матур гадәткә әверелеп китте. Гадәт кенә түгел, аны хәзер шулай тиеш һәм кирәк дип кабул итәбез. Узган атнаны җомга көнне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов җитәкчелегендәге делегация яңадан Арча һәм Әтнә районнарыннан китеп шунда хезмәт иткән солдатларыбыз янында булып кайтты.
Делегация составында Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов, Әтнә районында яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рамил Шәйхиев, үзешчәннәребез, Арча Мәдәният йорты хезмәткәрләре Сөмбел Заһидуллина, Алсу Гарипова, Динар Бариев бар иде. Ике җиңел машинада хакимият шоферлары Фатыйх Минһаҗетдинов һәм Рәсим Нурмөхәммәтов алып барды.
Аллаһы Тәгалә үзенә гаилә корып, бала сөю бәхете бүләк итмәсә дә, Равилә апаны әниләре урынына күреп, аның өчен кайгырып яшәүче балаларның саны әллә ничә дистәгә җитә. Арада инде үзләре әби-бабай булганнары да шактый.
Равилә Гомәрова өч балалы гаиләдә туып-үсә. Яңа Кенәр кызы. Бүгенге көндә бертуганнары исән түгел инде. Үзе Аллаһы Тәгалә биргән гомеренә шөкер итеп яши. Сентябрь ахырында ул үзен якын күреп яшәүче кешеләрен 90 яшьлек гомер бәйрәменә җыйды.
Яшь чакларында педагогия уку йортын тәмамлап, Яңа Кенәр мәктәбенә укытырга килгән кызлар (саннары дистәгә якын) ел саен әниләредәй күргән Равилә апаларының туган көненә җыелышып, апаларына бәйрәм ясап, күрешеп китүне инде традициягә керткән. Равилә апа озак еллар ялгыз яшәп үзен-үзе йөртсә, кеше ярдәменә мохтаҗ булмаса да, яше 90га таба якынлашканда бетерешкән. Хәтере дә начарланган. Инде берничә ел аны Гөлсинә апа карап тәрбияли. “Газы сүнмәде микән дип кышын төннәрен дә килеп китәм”, — ди ул. “Газиз әнисен баккан кебек яхшы карый Гөлсинә, аңа барыбыз рәхмәтле”, — дип, фатирдаш кызлары чын күңелдән рәхмәт укый.
Татарстан Республикасының мәгариф отличнигы Равилә Гомәр кызын 90 яшьлек юбилее белән котлап район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов та килде һәм юбилярга РФ Президентының, район башлыгының Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариат коллективы батырларны искә ала, геройларны онытмый, хәрби частьларда хезмәт иткән солдатларны барлый, шул ук вакытта эшләп чыккан ветераннарын да олыларга вакыт таба. Изгелек һәм ихтирам көне (Халыкара өлкән яшьтәге кешеләр ункөнлеге) уңаеннан да өлкәннәрнең өйләрендә булып, бәйрәм белән котладылар, күчтәнәчләр тапшырдылар.
–Алар бездә 8 кеше. Берсен дә читтә калдырган, бәйрәмнәр белән котламый калган юк, – диде Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов. – Керергә кешеләребез, котларга ветераннарыбыз, горурланырга тарихыбыз булуына шатланабыз. Озын гомерле булсыннар. Бергә-бергә аңлашып яшик.
Редакциягә “Без кемгә кирәк?” дигән баш астында язылган хат керде. “Безгә, өлкән яшьтәге пенсионерларга, инвалидларга (80 яшьтән узганнарга), Мәрхәмәтлек үзәгеннән шәфкать туташлары килеп, сәламәтлегебезне кайгырта иделәр, – дип язалар. – Алар безгә зур таяныч булдылар. Без тыныч кына хөкүмәтебезгә рәхмәтләр әйтеп яшәгәндә, аяз көнне яшен суккандай, шәфкать туташларын кыскарттылар. Бу хәлләрдән соң без “шок” хәлендә калдык. Башыбызга сыймый, кемгә кирәк булды икән безне рәнҗетү? Хөрмәтле “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе хезмәткәрләре, безнең бу хатыбызны укыгач, газета аша аңлатсагыз иде, бәлки, эшнең нидә икәнен белгәч, бераз тынычланыр идек”. Хатның ахырында Инза Шәмсетдинова, Фрунзе Нуретдинов, Роза Нуретдинова дип язылган. Хатны “Без бит больницага йөри алмыйбыз”, – дип тәмамлаганнар.
Өлкән яшьтәгеләр ункөнлеге уңаеннан Арча китапханәсендә “Өченче буын проблемалары” дигән исем астында түгәрәк өстәл узды.
Анда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, район ветераннар советы рәисе Наил Габдрахманов, мәдәният идарәсе, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчеләре Рамил Мөхетдинов, Ильяс Габделгазизов, Пенсия фонды җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәтуллина, мәшгульлек үзәге төп белгече Рәмзия Сафина, социаль иминият бүлегеннән Илмира Гафурова, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова, Мәрхәмәтлек үзәге җитәкчесе Миләүшә Шакирова, Яңа Кенәр өлкәннәрне тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Фәридә Гарифуллина, Арча үзәк хастаханәсенең баш табибы урынбасары Фәридә Сабирова катнашты.
– Сезне нинди мәсьәләләр борчый? Нәрсәне эшләп бетерә алмадык? Нәрсәне үзгәртеп була? Сорауларыгызга җавап бирергә тырышырбыз. Бу очрашу ике як өчен дә файдалы булсын иде? – диде Рамил Гарифҗанов.
Наласа авылында бер йортның чоланына елан кергән дигән хәбәрне ишеткәч, мин берничә кешегә: “Сез бу очракта нишләр идегез?” – дигән сорау бирдем. “Көрәк алып керер идем дә, чапкалап үтерер идем”, – диде берсе. Калган җаваплар да шуңа охшаш иде.
Ә менә Наласа авылында яшәүче Рамил Гәрәев алай эшләмәгән: “Аяк киемнәре куя торган урында иде ул, – диде Рамил. – Аны 3 литрлы банкага куып керттек, истәлеккә видеога төшердек”.
Өлкән яшьтәге кешеләр бездә һәрвакыт хөрмәттә. 1 октябрьдәге бәйрәм аларны тагын бер тапкыр барлап чыгу, исән-иминлекләрен белешү, тагын да зуррак итеп хөрмәтләү ул.
Шушы бәйрәм алдыннан район электр челтәрендә Арча районына дәүләт уты килүгә багышланган тантанада катнашырга туры килде. Башыннан ахырына кадәр ветераннарны котладылар, ветераннар үзләре дә: “Безнең предприятие исән булганга бик бәхетле без!” – дип, куанычлары белән уртаклаштылар. Әлеге тарихи вакыйга уңаеннан истәлек тактасы куелды, һәркайсына предприятие тарихына багышланган китап тараттылар.
Мондый мисаллар тагын бар, шул ук вакытта күп кенә предприятиеләр, оешмалар, колхоз-совхозлар юкка да чыкты бит.
Шушмабаш мәктәбенең районда алдынгы урыннарда баруы, елдан–ел төрле өлкәдә уңышлар яулап килүе мәгълүм. Ә менә бер елда ун укытучының җиңүче булуы игътибарга лаек.
– Узган ел биш укытучыбыз төрле бәйгеләрдә җиңүче булган иде. Аларны чәчәк бәйрәмендә “Гөлләргә тиң мөгаллимнәребез” дип тәкъдим иттек. Быел зур һөнәри бәйге–грантларда өстенлекне алучылар саны бермә–бер артты. Бу мәктәпнең дә данын күтәрүче күренеш, – диде мәктәп директоры Рәзилә Шәймәрданова. – 1сентябрьдә безнең социаль партнер “АТП” ширкәте җитәкчесе Рүзәл Гәрәев үзләрен котлап бүләкләр дә бирде.
Хезмәт кешесен зурлыйбыз” исеме белән Арча районында республиканың яшь комбайнчылары ярышты. Ул ике көн барды. Беренче көнне комбайнчылар Үрнәктәге Арча агросәнәгать көллияте базасында теоретик һәм практик белемнәрен сынадылар. Икенче көнне (шимбә) район Мәдәният йортында яшь комбайнчыларны котлау тантанасы булды.
Район Мәдәният йортында беренче рәттә яшь комбайнчылар тезелеп утырган. Бар да дулкынлана. Ярыш нәтиҗәләре әлегә билгеле түгел. Котлау тантанасында район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, ГТРК «Россия 1” Татарстан телевидениесе директоры Фирдүс Гыймалетдинов, Казанның аграр университеты ректоры вазыйфаларын башкаручы Айрат Вәлиев һ.б. катнашты. Яшь комбайнчыларның берсе дә бүләксез калмады. Арча районы “Игенче” хуҗалыгы механизаторы Айнур Фәтхрахманов җиңүче булды. Котлыйбыз!