ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2018 ел
җомга

Татарстанның “Ак Барс” хоккей командасы быел континенталь хоккей лигасында Гагарин кубогына ия булды. Бу зур җиңү. Ләкин арчаларны анысыннан бигрәк команда составында якташыбыз, Урта Бирәзә егете 26 яшьлек капкачы Эмиль Гариповның булуы сөендерә.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә һәр Бөек Ватан сугышы ветеранына “Фидакарь хезмәте өчен” медале тапшырыла. Безнең районда бүгенге көндә 39 сугыш ветераны исәпләнә. Шуларның өчесенә Җиңү көнендә медальләр бирелде. Россия көненә тагын сигез сугыш ветеранына “Фидакарь хезмәт өчен” медале кайтты. Аларны район башлыгы Илшат Нуриев, урынбасары Любовь Осина, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов ветераннарның өйләренә барып тапшырды.


20
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

Узган ял көннәрендә авыл һәм район Сабантуйлары булды. Табигать тә бик рәхимле иде, кояшлы һәм җиләс көндә олысы, кечесе рәхәтләнеп ял итте.

Арча Сабантуе ярышында барысы 22 чабышкы, 15 җигелгән ат йөк белән узышты.

Сабантуй көрәше, ат чабышлары белән дан казанса, җыр-бию, төрле халык уеннары, спорт ярышлары белән тулыландырылып, ямьләнә һәм матурлана.


13
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

14 июньдә Бөтендөнья кан бирүчеләр көне. Казандагы Татарстан Республикасы Кан үзәге медицина хезмәткәрләре командасы 7 июньдә Арчага килде. 8 июньдә Яңа Кенәргә барасылар. Кан алу мобиль станциясе иртәдән Арча поликлиникасы янында эшне башлап җибәрде. Кан бирүчеләр булырмы икән? Күңелдә әнә шундый сорау иде.

Сезне милли бәйрәмебез белән котлыйм!

Күп гасырлар дәвамында Сабантуй иң яраткан, шатлык- лы һәм көтеп алган вакыйга булган һәм шулай булып кала. Сабантуй – безнең халыкның үзенчәлекле мәдәният чыганагы, милли рухның хәзинәсе һәм дуслар, туганнар, авылдашлар белән очрашу өчен менә дигән мөмкинлек. Бетмәс–төкәнмәс тере чыганак буларак, ул буыннар дәвамчанлыгын тәэмин итеп, безнең мәдәниятебезне баета.

17 июнь, 2018 ел, Арча шәһәре, стадион

Кунакларны каршы алу.

Милли фольклор йортларны карау.

Пролог “Сабантуйга шаян күзен кыса сөлгеләрнең милли бизәге”.

Тантаналы өлеш.

Бәйрәмне ачу 10.00-11.00)

- Арча муниципаль районы башлыгы И.Г.Нуриевның котлавы.

Сабантуй флагын күтәрү

Кыр батырларын бүләкләү

Ул июньдә туган. 13е. Ә апрельнең җылы, кояшлы соңгы көннәренең берсе безне Ринат абыйдан мәңгелеккә аерды. Ринат Әхмәтгали улыннан башка яшәвебезгә елдан артты инде. Тик күңелнең һаман бу югалту белән килешәсе килми, менә Ринат абый килеп керер дә, авызына каратып куяр сыман.

Ел башында гына Мәмсәдә яшәүче Гарифә Касыймованы 100 яшьлек юбилее белән котлаган идек. Шушы көннәрдә Түбән Пошалымда яшәүче Әкълимә апа Шәйдуллинаның тууына бер гасыр булды. Иң кызыгы шунда, алар икесе дә Күлтәс авылында туып, бергә уйнап үскәннәр, дус кызлар булганнар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International