Укытучының җәй буе күңелен борчып торган бер мәшәкате: мәктәпне кабул итүгә әзерлисе бар. Моңа мәктәп коллективы каникулга чыгуга тотына.
Сөрдедә яшәүче Насия Мөхәммәтгалиева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны котларга район башлыгы урынбасары Любовь Осина килде. Ул юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын һәм бүләкләр тапшырды.
27 июльгә республика буенча 302,8 мең гектарда (2015 елда 97,3 мең гектар иде) бөртекле һәм бөртекле–кузаклы культуралар суктырылды, бу барлык мәйданнарның 20 проценты.
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының 2013 елның 17 гыйнварында кабул ителгән 14 номерлы карары (2015 елның 14 июленнән 710, 2016 елның 26 февраленнән 198, 2016 елның 24 июненнән 701 номерлы үзгәрешләр белән) нигезендә төзелгән Арча муниципаль районы сайлау участоклары турында мәгълүматлар
Узган гасырның 90 елларында Уралда яшәүче Кенәр егете Марат Йосыповны күреп белә идем. Ләкин нишләптер якыннан аралашырга туры килмәде.
Бервакыт язлыкта бер фермадан үгезләр урлау турында хәбәр керә. Участок инспекторларына төн уртасында юлга чыгып китәргә туры килә. Ике авыл арасындагы басуда алар бер машинага тап була. Салонда өч кеше, берсе йөкле хатын.
Билгеле булганча, 2016 елның беренче гыйнварыннан җир салымы участокның кадастр бәясеннән чыгып исәпләнә башлады.
25 июльдә унбер районның авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәләре һәм хуҗалыклар җитәкчеләре, баш агрономнар, республиканың төрле хезмәтләре вәкилләре Арча сорт сынау участогына җыйналды.
Бер көнебезне тулаем район мәдәният өлкәсенә багышладык, комиссия белән Утар Аты, Наласа, Түбән Аты авыл җирлекләрендә мәдәният учакларын карап йөрдек.
Арча район башлыгы урынбасары Любовь Осина 20 июльдә Арча шәһәрендә яшәүче Зәлифә Шәфыйкованы 90 яшьлек юбилее белән котлады.