ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2015 ел
җомга
Редакциягә без бу юлы Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рафил ИСМӘГЫЙЛЕВНЕ, “Водоканал–Сервис”, “Жилкомбытсервис”, Яңа Кенәрдәге “Коммуналь хезмәтләр” һәм “Яңа Кенәр күп тармаклы производство предприятиесе торак–коммуналь хуҗалыгы” ширкәтләре җитәкчеләре Тәлгать МИНДУБАЕВНЫ, Альберт ХӘКИМОВНЫ, Илдар ХӘБИБУЛЛИННЫ, Рәис ЛАТЫЙПОВНЫ чакырдык.
Урта Курса мәктәбе музее күпләрне сокландырырлык. 1964 елда мәктәп директоры Гыйният Бакиров нигез салган аңа. Аннан Фәния Гайнуллина, Вәгъдәнур Гарифуллин кабул итеп алып, күп кенә экспонатлар белән баетканнар. Бүгенге көндә бу музейда 2000нән артык экспонат исәпләнә.
Безнең районда кулланучылар кооперациясе сакланып калган булса, бәлки кайбер авылларда кибетләр дә ябылмаган булыр иде. Район икътисад бүлеге мәгълүматларына караганда, бездә 128 авыл бар, шуның 38ендә кибет юк. Кибетнең ябылуы ул авылның бетүенә бара, дигән сүз.
Арча үзәк китапханәсенең уку залына “Яхшы китап — якын дус” дип исемләнгән кичәгә “Яшәү яме” клубы, “Каурый–каләм” иҗади түгәрәге әгъзалары, Арча педагогика көллияте студентлары һәм китапханәнең иң актив укучылары җыелды.
“Казан арты” тарих–этнография музее залы янә әдәбият сөючеләрне якташ язучыбыз, шагыйрь, Субаш Аты авылы суларын эчеп үскән Рәис Сафин белән очрашып, аның 80 яшьлек юбилее уңаеннан әдәби кичә — шигырь бәйрәме үткәрергә җыйды.
Балалар бакчасына берәр чараны карарга барган саен мин үземә шундый сорау бирәм: монда балалар күбрәк шатланамы, әллә сабыйларның дөньяларын онытып, сикерә-сикерә уйнаганнарын, күбәләктәй очынып биегәннәрен, җырлаганнарын күреп, тәрбиячеләр сөенәме?
2013 елга караганда узган ел аракыны 11 процентка азрак эчкәнбез бит. Аллага шөкер, ниһаять, айный башладык, дип куанырга ашыкмагыз, җәмәгать.
Без чираттагы әңгәмәне район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Габбасов Айдар Минсабир улы белән оештырабыз. Шушы уңайдан сездән дә сораулар, тәкъдимнәр көтәбез.
Референдум участоклары исемлеге Арча муниципаль районы сайтында (arsk.tatar.ru) “Комиссияләр” бүлегенең “Территориаль сайлау комиссиясе” өлешендә урнаштырылган.
Көчле җил–бураннар артык зур зыян китермәде. Вак–төяк өзеклекләр булгалады, бригадалар төнлә дә эшләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International