ЯҢАЛЫКЛАР


11
ноябрь, 2023 ел
шимбә

Күпләр теплицада кыяр, помидор үстерә алмыйбыз дип зарлана, ә алар Иске Иябашта алты ел эчендә тропик урман үстергән

Алар дигәнем хатын-кызлар әле – Элина Сәләхетдинова, Анастасия Шатохина һәм яшүсмер кыз Камилла.

Укытучылар һәм остазлар елы кысаларында Арча педагогия көллиятендә беренче республикакүләм Вагыйзов укулары узды

 “Әлифба” китабы авторы Сәләй Вагыйзовның тууына 115 ел тулу уңаеннан, 7 ноябрь көнне Арча районында республикакүләм масштаблы чара оештырылды.

“Абилимпикс-2023” Бөтенроссия бәйгесендә Үрнәк агросәнәгать һөнәри көллияте хезмәткәре Анжела Давадова алтын медаль яулады

Төбәк-Чокырча авылыннан заманында мәктәптә укыткан, авыл Советы рәисе булып эшләгән Сергей Рысаевның истәлегенә волейбол ярышлары оештырдылар.

Туган авыл, туган нигез, әти-әни, авылдашлар... Рәхмәт, күрештерүчеләргә

Беркөнне кичен Айван авылыннан Гөлфия Рысаевага ияреп, мәдәният йортына менеп киттем. Җыр ансамбленең репетициясенә.

Сәламәт иртә марафонында катнашучылар һәм сәламәт яшәү рәвешен алып баручылар 2023 елгы VII #Сәламәтиртә сезонын ябу проектында катнаштылар.

Узган атнада Арча районы Иҗтимагый советының чираттагы утырышы узды.

Аны совет җитәкчесе Надия Мифтахетдинова алып барды. Утырышта район халкы өчен мөһим сорауларга ачыклык кертелде, бүгенге көндә актуаль булган мәсьәләләр каралды һәм киләчәккә планнар төзелде.

Билет бәясе биш йөз сум. Авыл җире өчен кечкенә сумма түгел. Әмма ул махсус хәрби операция барган зонадагы авылдашларга. Анысы кыйммәтрәк.


10
ноябрь, 2023 ел
җомга

 

Сез үз тормышыгызны мөһим һәм җаваплы хезмәткә – гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауга, җәмәгать тәртибен, иминлекне саклауга һәм җинаятьчелек белән көрәшкә багышладыгыз.

Консультация-кисәтү метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында 2023 елның 10 ноябрендә 12 сәгатьтән 11 ноябрендә 09 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә: 10 ноябрьдә көндезге сәгатьләрдә, 11 ноябрьдә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә; – 11 ноябрь төнендә һәм иртән 15-17 м/с (Казанда 15 м/с кадәр)көчле җил сакланачак; - юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International