Алар 18 яшьтән өйләнешәләр. Рифат Зыятдинов Биектау районы Коркачыкта туып-үскән. Айгөл Ашабаш авылыннан.
Шимбә көн авылларда сабантуйлар гөрләде. Без Айван авылында булдык.
Туган авыл. Авылдашлар, сыйныфташлар очраша торган көн.
“Бәхетле сез, тагын кая барасыз инде, диләр безгә. Сезнең кайгыртучы, яклаучы, саклаучы профсоюзыгыз бар. Безнең дә профсоюз бар. Без дә профсоюз әгъзасы бит. Әмма без алай профсоюз кайгыртуын сизмибез...”, – дип кызыга кайбер оешма вәкилләре.
2021 елның 8 декабрендә Арча районында яшәүче 34 яшьлек бер кеше газ кискече белән койма баганасы өчен утыртылган бер металл торбаны һәм бер рельсны кисә. Аларны тураклый да, арбага төяп китеп бара.
2022 елның гыйнварында Яңа Кенәрдә яшәүче бер кеше урамда торган “ВАЗ-21140” автомобиленә үтеп керә һәм урлап алып китә. Тәртип сагында торучылар аны башка урамда туктаталар.
Арча район прокуратурасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре катнашында янгын куркынычсызлыгы турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.
Малай чакта без Арча Сабантуена бармый калмый идек. Җәяүләп, малай-шалайга 8–10 чакрымны үтү нәрсә инде ул! Сабантуйда нәрсәләр күргәнбездер – күбесе онытылган. Ә менә кайберләре хәтер сандыгында саклана. Шуларның берсе – туңдырма! Бала вакытта аннан да тәмле ни бар!
Арча Сабантуена керү юлында ук балалар өчен күңел ачу чаралары әзерләнгән иде.
“Аяк киемнәре төзекләндерү буенча остаханәгә “молния”сен алыштырырга дип аяк киемен биргән идем. Алган вакытта аяк киеменең бер сыңарында җитешсезлек булуы ачыкланды. Тиресе киселгән иде. Аяк киемен төзекләндерүгә тапшырганда ул юк иде. Бу очракта минем хокукларым нинди? Нәрсә таләп итә алам?”
Арча "Нур" телерадиостудиясенең 20 журналисты "Алтын каләм" Республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугате фестивалендә катнашты. Биредә Татарстанның 20 районыннан 160 "каләм"че көч сынашты. Катнашучылар телевидение, радио, рус һәм татар телләрендә басма матбугат, SMM, дизайн юнәлешләрендә үзләрен сынап карадылар.