ЯҢАЛЫКЛАР


27
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

Арча Укучылар сараеның өч проекты "Татнефть" хэйрия фондының "Игелек энергиясе" -2022 грант конкурсында җиңде. 24 июнь көнне Әлмәт шәһәрендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. 2022 елда конкурска алты номинациядә 1400дән артык проект игълан ителгән иде .


24
июнь, 2022 ел
җомга

Гадәттә Сабантуйлар үткәч печән өсте башлана. Республиканың берничә районында сенаж салырга керешкәннәр инде.

Быел терлек азыгы әзерләү мәсьәләсе аеруча кискен тора.

Өенә соңга калып кайткан Хәдичә исемле кыз турындагы җырны күпләр хәтерлидер. Капка бикле булгач аңа койма аша үрмәләп керергә туры килә, шунда итәге ертыла.

Арчадан Эльза Тимергалиева “Мини мисс Татарстан – 2022” бәйгесендә катнашып, “Нежность” номинациясендә җиңү яулады.

Беркөн Мөрәледән Расип Нәбиуллин редакциягә Сабантуйга багышланган шигырен алып керде.

Арча үзәк китапханәсендә Алсу Камалованың “Йолдызларга сузам юлымны” дигән яңа гына “табадан төшкән” китабын тәкъдир итү кичәсе булды.

Үзем дә белмим нигә, әмма йөрәккә якын чара булды. Тәкъдир итү кичәләрендә шулай күзләрдән яшь тә тамып, бер үк вакытта рәхәтләнеп көлеп тә утырганны хәтерләмим.

Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле сөйләүчеләрнең “ТАТАR СҮЗЕ” халыкара бәйгесенә йомгак ясалды.

Арча үзәк китапханәсендә “Укучының мәдәни көндәлеге – 2022” проекты җиңүчеләрен һәм “Иң яхшы китап укучылар йолдызлыгы”на кергән актив укучыларны бүләкләү тантанасы булды.

Апрель ахырыннан башлап май бәйрәмнәренә кадәр arskmedia.ru сайтында “Район Кулибиннары” дип аталган фотолар бәйгесе барды.

Районыбызның 20 авылыннан иң оста 21 якташыбыз катнашты. Фотоларга тавыш бирү ярдәмендә җиңүчеләр билгеләнде. Яңа Кенәр, Каенсар һәм Хәсәншәехта гомер итүче ир-егетләр җиңүче исемен яулады.

Сабада “Саба–Арена” спорт комплексында өстәл теннисы буенча ярышлар булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International