14 августта Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев Удмуртия Республикасына эш сәфәре белән килде. Сәфәр чараларының төп темасы -2020 елда башланган «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" дәүләт программасын гамәлгә ашырылуы. Аерым алганда, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Сосновка авылындагы яңа Мәдәният йортында булды, анда федераль башкарма хакимият органнары, субъектлар һәм муниципаль берәмлекләр җитәкчелеге, шулай ук бизнес вәкилләре белән берлектә дәүләт программасын гамәлгә ашыруның беренче айларының барышын һәм башлангыч нәтиҗәләрен бәяләде.
“Казанка” ширкәте 1752 гектардагы игеннәрне ике атна эчендә җыйнап алды
Кем әйтмешли, мондый хәлне бабайлар да күрмәгәндер. “Казанка” хуҗалыгы җитәкчесе Айдар Сабиров 13 августта Арча районы башлыгы Илшат Нуриевка 2020 ел урагының тәмамлануы турында хәбәр итте, яңа уңыш оныннан пешерелгән икмәк тапшырды.
Татар авылларында, татар гаиләләрендә татар милләтенең киләчәге тәрбияләнә
12 августта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов Арча районында булды.
Тиздән беренче сентябрь. Традиция буенча “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” республика акциясе башланып китте.
Арчаның икенче мәктәбендә ул тантаналы төстә үтте. Чәчәкләр арасында (мәктәп территориясе гөлбакчага әверелгән) үзләре дә чәчәкләрдәй басып торган булачак укучылар өчен чын бәйрәмгә әйләнде.
Аларның капка төпләрендә туктап, фотосессия ясыйлар. Кайберәүләр карап торып, йөрәгенә рәхәтлек алу өчен генә дә килә
Арчаның Пушкин урамындагы чәчәккә күмелгән бу йортны әллә каян күреп була. Ул урамында, кем белә, бәлки, бөтен Арчасында бердер.
Агитбригада “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте игенчеләре белән очрашты
Арча Мәдәният йорты каршында эшләп килүче агитбригада ел да урак вакытында дәртле җырлары белән игенчеләрнең, ындыр табагында хезмәт куючыларның күңелләрен күтәрә, эшкә көч биреп китә.
Бу хәбәр миңа бик кызыклы булып тоелды. Торналарны соңгы елларда һавада күргәләсәм дә, басуда очраткан юк иде
...Кырык өченче елмы? Әллә кырык дүртме? Без Масра як басу түреннән – безнең авылның офыгыннан – ындыр табагына чапкан борчак ташый идек.
Әтнә районы Иске Мәңгәр авылында яшәүче Рауза ханым шалтыратты. Сугышта хәбәрсез югалган туганы турында яздырасы килде
“Җәләй бабайның ике кызы исән әле. Җәен Казаннан Кушлавычка кайтып яшиләр. Очрашып сөйләшә аласыз”, – диде ул. Ул кызларның берсе – Зөлфия апа белән элемтәгә кердек. Һәм менә без – Кушлавычта.
Узган якшәмбедә Төзүче көне билгеләп үтелде
Шимбә көнне Арча район башлыгы Илшат Нуриев “Арча КСМ”ы ширкәтендә булды.
Исемлеге Россия Федерациясе норматив хокукый актларында булган, дәүләт яки муниципаль хезмәт вазыйфаларын башкарган гражданнар, дәүләт яки муниципаль хезмәттән азат ителгәннән соң ике ел дәвамында эш башкаруга (хезмәт күрсәтүгә) хезмәт килешүе яки гражданлык-хокукый килешүләр төзегәндә эш бирүчегә үзләренең соңгы эш урыны турында мәгълүматлар бирергә бурычлы.