ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Республикада узган “Урманны саклыйк” акциясендә арчалар бер-дәм рәвештә катнашты.

Бу көнне район террито-риясендә район хакимияте, башкарма комитеты, шәһәр Советы, төрле оешмалар, уку йортлары, ТҖҮ коллективлары һ.б. ярдәме белән 4000 нарат үсентесе утыртылды. Әлбәттә, изге эштән район башлыгы да читтә калмады. Илшат Нуриев Арча стадионында агачлар утыртты. Ә акция кысаларында Лесхоз мәктәбенең “Табигать варислары” мәктәп урманчылыгы укучыларының Арча урманчылыгы хезмәткәрләре белән бергәләп утырткан агачлары Сурнар участок урманчылыгында үсәчәк.

Узган шимбәдә райондашларыбыз “Татарча диктант” язу акциясендә катнашты.

Туган телгә игътибарны җәлеп итү, татар телендә хатасыз язарга өйрәнү, татар әдәби телен кулланучыларның даирәсен арттыру, иң мөһиме — татарлыкны саклап калу максатыннан оештырылган акциядә райондашларыбызның яше-карты читтә калмады. Татарча диктантны төрле өлкәдә эшләүчеләр, хәтта мәктәпләрдә өлкән генә түгел, башлангыч сыйныф укучыларына кадәр язды.

2 октябрьдә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының оештыру күрсәтмәләре нигезендә, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы территориясендә, шул исәптән Арча муниципаль районында да, башкарма хакимият, җирле үзидарә органнары һәм оешмалар белән гражданнар оборонасы буенча штаб өйрәнүләре үткәрелә.


28
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 29 сентябрьдә 10:00 сәгатьтә «Агрополия» онлайн мәктәбе кысаларында икенче дәрес узачак. Чираттагы дәрес барышында “Лин Вектор” компанияләр төркемен үстерү буенча директор Наталья Чупина һәм тренер-консультант Виктор Сорокин авыл хуҗалыгы тармагындагы үзгәрешләрне гамәлгә ашыруның гамәли кейслары һәм сакчыл җитештерү элементлары белән курс үткәрәчәкләр.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, «Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә федераль компетенцияләр үзәге» автономияле коммерциягә карамаган оешма ( АНО) халыкара консалтинг компаниясе KPMG һәм Сөт җитештерүчеләрнең илкүләм берлеге (Союзмолоко) Россия Федерациясендә җитештерүчәнлекнең IT-платформасы мәйданчыгында «Россиянең сөт тармагын үстерү векторы: нәтиҗәлелеккә курс» тармак онлайн-конференциясен оештыралар.


25
сентябрь, 2020 ел
җомга

2020 елның 27 сентябреннән 2020 елның 20 октябренә кадәр кадәр 11: 37дән 12: 41 сәг. эчендә Татарстан Республикасы территориясе өстендә күктә көзге интерференция башлана. Күпчелек цифрлы эфир телевидениесе кулланучылар, мөгаен,  үзгәрешләрне күрмәсләр. Кайбер очракларда сурәтләрнең кыска вакытлы «катып калуы», пиксельләргә таралуы, тулысынча югалуы мөмкин. Телесигналны һәр торак пунктта трансляцияләү графигын ртрс.рф сайтында һәм «Телегид» кушымтасында карарга була.

Россия чемпионнарын мәктәптә тантана үткәреп тәбрикләделәр. Мәктәп директоры Дилүс Мостафин аларны зур җиңүләре белән котлады, яңа уңышлар теләде

Шәһәребезнең көнбатышында урнашкан 6нчы мәктәпнең тарихы зур түгел, быел ул дүртенче уку елына аяк басты. Әмма шушы берничә елда гына да әлеге уку йортында истә калырлык күңелле вакыйгалар булды. Ачылганда дүрт йөздән артык укучысы булса, быел алар җиде йөздән артып китте.

2019–2020 уку елында мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Диләрә Гаптелбәрова һәм башлангыч  сыйныфлар укытучысы Диана Сабирова “Ел укытучысы” конкурсында катнашып район этабына үттеләр. Алар үз номинацияләрендә җиңүче булдылар. Аннан соң зона ярышларында җиңү яулап республика этабында уңышлы чыгыш ясадылар.

23 сентябрьдә дүртенче чакырылыш район Советының беренче утырышы узды

Аны район Советына сайланучылар арасында иң өлкән депутат буларак Шәйдулла Сәлахов ачты. 

Район территория сайлау комиссиясе рәисе Булат Кадыйров депутатларны 11–13 сентябрьдә узган сайлау нәтиҗәләре белән таныштырды. 

20–22 сентябрьдә районның барлык 16 авыл җирлекләрендә, 23 сентябрьдә шәһәр муниципаль берәмлегендә дә Советларның беренче оештыру утырышлары узды. Аларда җирлек башлыклары (алар район Советы депутатлары да була)  һәм һәр җирлектән тагын берәр район Советы депутаты сайланды. 

Шулай итеп, дүртенче чакырылыш район Советында 34 депутат. Беренче утырышта алар үз арасыннан район башлыгы һәм аның урынбасарын сайладылар.

1 октябрьгә санау-лы көннәр калды. Белгәнебезчә, дүләтебез тарафыннан инвалидларга ташламалы дарулар, санаторийлар, юлда йөрү өчен социаль пакет тәкъдим ителә. Социаль пакеттан файдаланыргамы, әллә акчасын гына алыргамы – билгеле бер карарга килергә аз булса да вакыт бар.

Районда барысы 7545 инвалид яши. Шуларның 4880е социаль пакетның акчасын алырга карар иткән. Күпчелек акчасын алу ягында. Бу уңайдан табиблар фикерен, киңәшен тыңлап карыйк. Әңгәмәдәш – район үзәк хастаханәсенең районара йөрәк-кан юллары авыруларын дәвалау үзәге җитәкчесе, табиб-терапевт Ринат Хәстиев.

– Ринат Мирбәтович, район инвалидлары арасында йөрәк-кан юллары авырулары күпме?

Безнең хәбәрчебез, Россиянең атказанган урманчысы Тәлгать абый Гыйльметдиновның хәбәрсез югалуына дүрт елдан артык вакыт үткән икән инде

Әлеге хәбәргә баштарак бик җитди дә карамаган идек, берәр танышына, дустына хәл белергә тукталгандыр, озак тормас кайтып керер дип өметләндек.

– Аны бик яраталар иде, элекке танышлары хәл белергә шалтыраталар, кунакка чакыралар иде, – ди хатыны София апа ( мин үзем Тула татары, биредә Суфия дип йөртәләр инде, дип таныштырды ул үзен). – Балтачтан бер элеккеге колхоз рәисе “Тәлгать абый, үзең утырткан агачларны карап кит, дип кунакка чакырды. Икебез бергә бардык. Әле Тәлгать югалгач та борчылып шалтыратты, табылмадымы дип гел шалтыратып торалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International