Казанбаш мәктәбе шушы көннәрдә кадерле кунаклар кабул итте: 50 ел элек мәктәпне тәмамлаучылар очрашу кичәсенә, алтын датаны бәйрәм итәргә җыелды.
Казанбашка кадәр “Арча РМЗ” ширкәте җитәкчесе Даниял Фәсәхиев машинасына утырып бардык. Даниял Шакир улы сыйныфташлары белән очрашу мизгелләренә дулкынланып та, ашкынып та кайта. Аның сыйныфташларын искә төшерүе, мәктәп елларындагы хатирәләре, Түбән Мәтәскәдән Казанбаш мәктәбенә кышын чаңгыда, җәен велосипедта барулары турындагы истәлекләрен тыңлап юл сизелмәде дә. Әлеге мәктәптә 9, 10нчы сыйныфларны гына укыса да, һәркемне җылы итеп искә төшерә Даниял абый. Очрашу да аның идеясе белән оешкан. Ул күңелендәге уйларны сыйныфташы, Көтектә яшәүче Фәнис Идрисовка әйтүгә, ул хуплап алып, бергәләп тотыналар.
Шушы көннәрдә Иске Кенәрдә яшәүче Талига апа Кадыйровага 90 яшь тулды. Олы юбилее белән аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов котлады, Россия Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Юбилярны тәбрикләргә Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин да килгән иде. Бу хөрмәткә Талига апаның күңеле булды, шатлыклы яшь бөртекләре каплап алган күзләрен ул кулындагы чәчәкләр артына яшерде.
– Сезне бик көтте. Иртә таңнан торып, киенеп куйган иде инде, – диде оныгы Гөлшат.
Кунакларны юбиляр ачык чырай белән, елмаеп каршы алды. Хәлләрен сорашкач: “Тик яту белән бик тату инде. Ятам, ашыйм, өйне бер әйләнеп чыгам, тагын барып ятам. Балаларыма, оныкларыма, кияүләремә бик рәхмәтлемен. Килүегезгә зур рәхмәт. Изгелегегез үзегезгә игелек булып әйләнеп кайтсын”, – диде матур теләкләрен тели-тели.
Күлтәс авылында яшәүче Гөлҗиһан Галимҗанова шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов котлады, Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, истәлек бүләге һәм чәчәк бәйләме тапшырды.
Соңгы вакытта Интернет челтәрендә Арча районы территориясендә чүп сортлау һәм эшкәртү заводлары төзеләчәк дигән хәбәрләр дөнья күрде. Без бу мәсьәләгә ачыклык кертүне сорап район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллинга мөрәҗәгать иттек.
– Әлегә безнең югарыдан бу мәсьәләгә кагылышлы күрсәтмә алганыбыз юк. Район территориясендә район җитәкчелегенә белдерми генә бернәрсә дә эшләнә алмый.
Арча районында чүп эшкәртү заводы түгел, ә чүп сортлау полигоны төзү турында сүзләр ишетелгәләде. Болар икесе ике нәрсә. Мондый четерекле мәсьәләләр халык белән киңәшмичә, аның фикерен исәпкә алмыйча хәл ителмәячәк.
Район башкарма комитеты әлеге мәсьәлә буенча нинди дә яңалык булса, аларны даими рәвештә җәмәгатьчелеккә җиткереп барачак.
19 июньдә район Советының чираттагы 34нче утырышы узды. Аны район башлыгы, район Советы рәисе Илшат Нуриев алып барды. Утырышта район тормышына кагылган муниципаль хокук актларына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында карарлар кабул ителде. Алар белән сез районның рәсми сайтында таныша аласыз.
Район Советы аппараты җитәкчесе Радик Галимуллин 2018 елда җирле үзидарә органнарында халык мөрәҗәгатьләре белән эшләү турында чыгыш ясады. Федераль закон таләбе буенча мөрәҗәгать 3 көн эчендә исәпкә алынырга, аннан соң 7 көн эчендә тиешле органнарга җибәрелергә, ә 30 көннән мөрәҗәгать итүчегә җавап бирелергә тиеш. Бу таләпләрне үтәмәгән өчен Административ хокук бозулар кодексы нигезендә җирле үзидарәнең вазифаи затына 5 меңнән 10 мең сумга кадәр штраф салу каралган.
Наласа авылында яшәүче 86 яшьлек хезмәт ветераны Илдус Насыйбуллин турында сүз бара. 77 елдан соң әтисенең кайда һәлак булуы турында белеп, ул күмелгән урынга барып кайткан, каберлектә дога кылган.
– Без әтине Смоленск шәһәрендә һәлак булды дип йөрдек. Чөнки үлеме турындагы хәбәр шуннан килде. “Татарстан яшьләре” газетасында (14 март, 2019 ел, авторы Әгъзам Фәйзрахманов) басылып чыккан мәкаләне укыгач, әтинең Калуга җирендә ятып калганын белдем. “...413нче дивизия составында әтинең якташлары – арчалар да (фамилияләре, исемнәре, авыл исемнәре тезелеп киткән) бик күп булган. ... Шакирҗан Насыйбуллин (Наласа) 6 мартта һәлак булган”, дигән юлларны укыгач, шул якларга барып кайту теләге уянды. Быел Түбән Камадан Сабантуйга кайткан апамның улы Мәннәф Мифтаховка (ул үзе дә 60 яшькә якынлашып килә инде) шул хакта әйттем. Ул ике дә уйлап тормады: “Чираттагы ялым бетәргә биш көн калды. Әйдә, киттек”, – диде. Шулай 10 июнь көнне юлга кузгалдык, – ди Илдус абый.
Арчада Татарстан Республикасы судьялары советының күчмә утырышы булды.
Ул Арча район суды эшенә багышланды. Утырышны административ эшләр буенча Татарстан Республикасы Югары суды рәисе урынбасары Роман Гафаров алып барды. Анда Татарстан Республикасы Югары суды рәисе Илгиз Гыйлаҗев, Татарстан Республикасы суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов, урынбасарлары Рамил Рамазанов, Илгиз Зарипов, дәүләт хезмәте, кадрлар һәм социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлия Насыйбуллина, шулай ук якын-тирә районнар судлары рәисләре катнашты.
Утырыштагыларны район башлыгы Илшат Нуриев сәламләде. Аның үзенә Татарстан Республикасы Югары суды һәм Татарстан Республикасы суд департаменты идарәсенең Мактау грамотасы тапшырылды.
Көн тәртибе буенча күчмә утырыш Арча район суды рәисе Наил Сөнгатуллин чыгышы белән башланып китте. Рамил Рамазанов, Илгиз Зарипов, Гөлия Насыйбуллина һәм башкалар чыгышлары да тыңланды.
Арча агросәнәгать көллияте 75 еллык юбилеен зурлап билгеләп үтте. Көллият укучылары һәм хезмәткәрләренең җыр-моңнарына үрелеп барган бәйрәмгә кунак булып район башлыгы Илшат Нуриев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, көллиятне тәмамлап, бүгенге көндә дәрәҗәле урыннарда хезмәт куючы элеккеге укучылары, лаеклы ялдагы хезмәткәрләр, укытучылар да килгән иде.
Арча агросәнәгать көллиятенең тарихы сугыш елларына барып тоташа. Сугыш елларында биредә Арча педагогия училищесының күченеп эшләгәне мәгълүм. 1944 елда пед-училище Арчага үз бинасына күченгәч Үрнәктә механизаторлар әзерләү мәктәбе оеша. Аз төркем туплап эшли башлаган уку йорты сугыштан соң Татарстанның күп районнарыннан механизаторлыкка укырга килгән егетләргә белем бирә. Ул елларда тулай торак юк, укырга күп киләләр. Курсантлар (халык телендә укырга килгән егетләрне шулай дип атыйлар) тирә-яктагы авылларга фатирларга керә. Бер йортта 5-6шар курсант яши. Халык нинди киң күңелле булган ул авыр чакларда! Югыйсә, үзләренең дә сугыштан соң тамак ягы такы-токы, йокларга идәндә тәгәрәгәннәр. Үзләренең күп баласы янына укырга килгән балалар да сыйган. Шул курсантлар районыбызның күп кызларын кәләш итеп алып китеп, районыбызның нәсел тамырын еракларга таратуда ярдәм иткән. Бүгенге көндә әнә шул егет-кызларның инде оныклары биредә белем ала. Чыннан да шулай, Үрнәк көллиятендә династияләп укучылар да бар.
Йолдызларга нигез салу-ул безнең районда 2009 елдан бирле традицион вакыйга! 2019 ел-тантананың юбилей датасы! Менә 10 ел инде 23 иң яхшы чыгарылыш укучысы шәһәр паркында үз йолдызларын ача. Алар Арчаның 1нче, 2нче, 3нче, Курса Почмак, Наласа, Лесхоз, Ашытбаш, Иске Чүриле урта мәктәпләрен, Арчаның 5нче гимназиясе һәм Ташкичү төп мәктәбен тәмамлаучылар. Алар районда, мәктәпләрдә сизелерлек, «йолдызлы» эз калдырдылар, күп кенә чараларда, конкурсларда, фәнни – гамәли конференцияләрдә һәм, әлбәттә инде, мәктәп, муниципаль һәм төбәк олимпиадаларында үзләренең талантларын һәм эрудициясен күрсәттеләр.
2019 елның 19 июнендә «исемле йолдызлар» В. Ф. Ежков исемендәге Арча урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Алмаз Закиров һәм Д. Г. Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Зәлифә Әүхәдиева хөрмәтенә салынды.
Арча Укучылар сарае " ЛетоTime " проектын тормышка ашыру өстендә эшли башлады. Проект кысаларында Укучылар сарае педагоглары төрле юнәлешләр буенча мастер-класслар, дәресләр, квестлар, уеннар, ярышлар үткәрәчәк. Чаралар һәр атнанын чәршәмбе көнендә Җиңү паркында, җомга көннәрендә «Казан су " яр буе территориясендә узачак. Чараларда теләге булган һәркем катнаша ала һәм шулайк ук Укучылар сараеның иҗади һәм спорт берләшмәләренә языла ала. 19 нчы июнь көнне Җиңү паркында "XI гасыр яшьләре» клубы командасы" Хайваннар дөньясында» исеме астында квест –уен уздырды, ә «НУР» балалар телерадиостудиясе «Каникулы в Арске» проекты өчен яңа сюжет өстендә эшләде.