ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы    Татарстан  Республикасы Төзелеш,  архитектура һәм торак-коммуналь  министрлыгы белән  берлектә  авыл  хуҗалыгын үстерү өчен  2019 елга  түбәндәге  программаларны расладылар:   155 сыер  абзарын  капиталь ремонтлауга,     68  машина – трактор  паркын, 129 ындыр  табагы  хуҗалыгын  ремонтлауга   - 1,2 млрд сум.


24
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

Арча 3 нче номерлы мәктәбенең 3 нче “В” сыйныф укучылары  “Мин татарча сөйләшәм” дип аталган Республика бәйгесендә катнаштылар.  Сыйныф җитәкчесе һәм мәктәп китапханәчесе белән балалар төрле оешмаларга барып татар телен күпме дәрәҗәдә белүләре белән кызыксындылар, сораулар алыштылар.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы коммерциячел  булмаган  бакчачылык   һәм яшелчәчелек   ширкәтләренә    шуны  хәбәр итә,  җир  асты  суларын  чыгару  максатында  байлыкларыннан  файдалануга  скважиналарны   лицензияләү  мәҗбүри процедура.  

Узган атнада гына: “Бездә әле чаңгы ярышы үткәрергә була”, – дип шаярткан шурабашлар бу атна ахырында зәп тырмасына чыгарга җыена. Әйе, туфрак көнләп түгел, сәгатьләп өлгерә. “Тырма агрегатлары басуда инде, – ди “Казанка” ширкәте җитәкчесе Айдар Сабиров. – Бөтен җиргә дә керә алмасалар да, өлгергән өлешләрен тырмалыйлар”.

“Бүген кичен Арча педагогика көллияте эзтабарларының “Прометей” отряды юлга кузгала. Озатырга барасың килмиме?” – дип сорады баш мөхәррир. “Әлбәттә, барам”, – дидем. Кемне генә бу тема битараф калдырыр икән?!

“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте 2019 елның беренче яртыеллыгына вакытлы матбугатка яздыру буенча почта бүлекчәләре һәм хат ташучылар арасында бәйге игълан иткән иде. Ул 2018 елның 1 октябреннән 30 декабренә кадәр дәвам итте. Шарты нигезедә 2019 елга “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте газета–журналларына язылу 2018 елның шушы чоры белән чагыштырганда биш процентка артыграк булырга тиеш иде. Бәйге берничә төрле номинациядә үтте.

Җәмәгать, заманча яшибез бит, ә?! Кайда күрер идек әле матур хоккей уеннарын, Боз сарае булмаса? Кайнар кофе эчә-эчә хәзер уңайлы трибуналардан хоккей карыйбыз! Үткән якшәмбе хоккей уеннары тәмам кыздырды халыкны.

25 апрельдән 10 майга кадәр Татарстанда янгынга каршы аерым режим  кертелә. Бу турыда ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин чираттагы комиссия утырышында әйтте. Әлеге гадәттән тыш хәлләрне булдырмау һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы видеоконференция режимында үтте. Видеоконференциядә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты.


23
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республикада коммерциячел булмаган бакчачылык    ширкәтләренең эчке  инфраструктурасы объектларын  ремонтлау  буенча  чыгымнарын  финанслашу  программасының  гамәлдә  булуын  искә  төшерә.     2018 елда    Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетының  2018 елның  20  декабрендәге  1185 номерлы  карары  белән  СНТның эчке  объектларын  ремонтлауга  чыгымнар  өчен  1:2 чагыштырмасында субсидияләр  бирү  тәртибе  расланды. Программаның  асылы  шунда,  СНТ ремонтлауга  тоткан  һәр мең  сум  өчен  дәүләт  тагын  ике  мең  сум  өсти. 


22
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

19-20 апрель көннәрендә Димитровград шәһәрендә көрәш буенча Идел буе шәһәрләре турниры узды. Ярышлар яшьләр  һәм олылар арасында узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International