“Курса МТСы” ширкәтендә һәр эшне матур итеп башлап җибәрәләр. Язгы чәчү белән дә шулай. Соңгы елларда хуҗалыкның иң тәҗрибәле тракторчысы Мансур Хуҗиәхмәтовка тапшыралар бу мөһим эшне. Быел да шулай булды. Без килгәндә аның “Амазон” комплексы басуда иде инде. Баш агроном Вильдан Дияров белән чәчү нормасының дөрес көйләнешен тагын бер тапкыр тикшереп чыктылар. Солы һәм борчактан торган азык катнашмасы булачак әлеге басуда.
22 апрельдә “Казан арты” тарих-этнография музеенда 14 яше тулган райондашларыбызга тантаналы рәвештә паспорт тапшырдылар. Әлеге вакыйганың Габдулла Тукай тууның 133 еллыгы алдыннан булуы аеруча истәлекле.
1986 елның 26 апрелендә булган Чернобыль атом электр станциясендәге шартлау ил халкын бер кайгы белән бәйләде. Дүрт ел дәвамында 800 мең кеше зарарланган зонаны чистарту белән шөгыльләнде. Һәм... бөтенесе диярлек төрле дәрәҗәдә радиация йогынтысы алды. Безнең районнан да анда 29 кеше катнашкан.
2014 елдан башлап Арча шәһәрендәге “Үзәк”, “Питомник”, “Шәрык”, “Көнбатыш”, “Көньяк” территориаль–җәмәгатьчелек үзидарәләре (ТҖҮ) 14 грант, барлыгы 5 миллион сум акча отканнар.
Арчадагы ДОСААФ автодромында, спортның техник төрләрен популярлаштыру, үстерү, сәләтле спортчыларны ачыклау максатыннан, район мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре арасында картинг ярышлары узды. Бу әле район тарихында тәүге тапкыр.
Тукай марафоны быел юбилеен билгеләп үтте: 40 ел элек, 1979 елда ул нәкъ менә хәзерге урыннан, үзәк мәйданнан кузгалган булган. Ветеран укытучы һәм спортчы Ленар Заһидуллин шул еллардагы фоторәсемнәрне дә саклаган.
Бочче буенча Татарстан җыелма командасы капитаны, республика чемпионы, спорт остасы исеменә кандидат һәм, ниһаять, Россия чемпионы. Болар бар да Арчада яшәүче Рамил Шәрәфетдинов турында. Күптән түгел генә ул Тула өлкәсе, Алексин шәһәрендә 20 төбәктән килгән 98 кеше арасында (авыру буенча категорияләргә бүленеп) беренче урынны алды һәм Россия чемпионы титулын яулады.
Бал. Бу сүз үзеннән–үзе күңелдә матурлык, йөзләрдә елмаю уята. Кинофильмнарда гына күреп белгән элекке заманнарда үткәрелгән баллар, Наташа Ростова, принцессага әверелгән Золушка күз алдына килә. Бал биюләре дә искиткеч матур, үзенчәлекле бит. Хәрәкәтләре генә түгел, музыкасы да үзенчә бер сихри тойгы тудыра.
Татарстан электрон ветеринария сертификатлаштыру системасына күчте. Хәзер барлык ветеринария учреждениеләре дә электрон документлар белән эш итә. Татарстанда 2019 елның 1 июленнән әзер сөт, ит, балык продукциясе электрон ветеринария сертификаты белән генә сатылырга тиеш. Әлеге үзгәрешләр турында без район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов белән сөйләштек.
20 апрельдә Казанда "Весенние проталины" II Халыкара хор һәм традицион уен коралларында башкару бәйгесе узды. Бәйгедә Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылыры уңышлы чыгыш ясады.