ЯҢАЛЫКЛАР


30
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Бу көннәрдә шәһәребез күзгә күренеп чистара. Хезмәт коллективлары өмәгә чыга, шәхси йортлары белән яшәүчеләр үз тирәсен чистарта, күп фатирлы йорт яннары шулай ук матурлана. Ә шимбә көн Арчада үткән өмә үзенә бер төрле кызыклы булды. Алдан игълан иттеләр дә, кем тели – шул өмәгә чыкты.

Районда санитар-экологик хәлне яхшырту – тирә-юнебезне яшелләндерү, оешма, предприятие территорияләрен, шәхси хуҗалыклар капка төпләрен тәртипкә китерү буенча икеайлык игълан ителде. Ул беренче апрельдән 31 майга кадәр дәвам итәчәк.

Арча районының иң еракта урнашкан авылларының берсе Байкалда булып кайттык. Сәяхәтебезнең сәбәпчесе – 95 яшен тутырган һәм олы юбилеен билгеләп үтүче Фәриха апа Гарипова. Капка төбендә үк безне улы Рәфәгать каршы алды, аннан оныклары Раилә белән Илгиз, социаль хезмәткәр Раушания Габдрахманова чыкты.

23 апрельдә Арчада яшәүче Александра Федотова 95 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Юбилярны котлап, район аппараты җитәкчесе Радик Галимуллин килде һәм РФ Президентының, район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Лесхозда яшәүче Мөхәммәтнур Шәвәлиевка 90 яшь тулды. Мөхәммәтнур абый бәхетле кеше. Тигезлеге бар. Хатыны Фәния апа исән-сау. 64 ел бергә яшиләр! Килене Лилия: “Без бер гаиләдә өч буын яшибез”, — ди. Өлкәннәр төпчек улы Фаил гаиләсе белән көн итәләр.

Ашытбаш урта мәктәбендә шашка-шахмат ярышы булды. Мәктәп укучылары һәм хезмәткәрләр арасында үтте ул. “Төньяк балкышы” ярышлары өч өлештән торды һәм бу уку елының “Интеллектуаль мәктәп” дигән йомгаклау бәйгесе булды.


29
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

29 апрель көнне Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбе базасында РСФСРның атказанган укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Р.У.Халитов исемендәге III  районара,  VII мәктәпкүләм “Татарстан – туган йортыбыз” укучылар фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Конференциянең беренче этабына 70 тән артык эш килде, шуларның 54-е икенче этапка тәкъдим ителде.  

27 апрель көнне, район авыл хуҗалыгы оешмалары арасында үсемлекләрне саклау агрегатлары парады булып узды. Конкурс нәтиҗәләре буенча 3 урынны "Возрождение"дан Кәримов Илдус, "Заря" хуҗалыгыннан Гибадуллин Таһир, "Аю" агрофирмасыннан Насретдинов Надир алды.

26 апрельдә Алабуга шәһәрендә "Шишкин кебек рәсем ясыйм" XV республика яшь рәссамнар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Бәйгедә Татарстан Республикасының 25 шәһәр һәм районнарының 48 сәнгать мәктәбе, студия һәм балалар иҗат үзәгеннән 851 яшь рәссам катнашты. Арча балалар сәнгать мәктәбенең сынлы сәнгать + инглиз теле бүлеге укучысы Мөхәммәтгалиева Ралина (укытучылары А.А.Кәримова, А.Р.Галимҗанова) "Тукайның әкияти дөньясы" дигән тема буенча катнашып, призлы урын яулады, лауреат Дипломына һәм Алабуга–Владимир–Суздаль–Боголюбово–Гусь Хрустальный– Чабаксар–Алабуга маршруты буенча сәяхәткә юлламага лаек булды. Барлык катнашучылар сертификатларга ия булды. Котлыйбыз!


26
апрель, 2019 ел
җомга

Халкыбызның бөек  шагыйре Г.Тукайның тууына 133 ел тулу уңаеннан мәгариф учреждениеләрендә 133 кә  якын чара уздырылды.Ә менә бүген Габдулла Тукайның туган көнендә Арчаның үзәк мәйданында шигырь бәйрәме.Бәйрәм көнендә Тукайны олылап мәгариф идарәсе Тукай һәйкәленә чәчэк бәйләмнәре китерде.Яз айлары безгэ бөек шагыйребезне буләк итте.Кояш нурлары җирне җылыткан мәлдә Тукаебызны зур горурлык хисләре белән искә алабыз.Тукай рухы күңелләребездэ мәңге яшәр!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International