ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

17 апрель көнне Арчаның икенче номерлы мәктәбенең иң уңган кызлары “Калеб” тапшыруы өчен мәктәп формаларын демонстрацияләү өчен студиядә булып кайттылар

18 апрель көнне Арча мәдәният йортында  “Арча балы-2019” конкурсы үткәрелде.Әле чара инде  традициягә әверелеп бара торган вакыйга булды.

Бию залына затлы  кунаклар - галантлы кавалерлар һәм гүзәл кызлар  җыелган иде.        

    Бәйрәм  «21 гасыр яшьләре» клубы тарафыннан әзерләнгән вальсы белән ачылды. Балны оештыручылар - "Мәгариф идарәсе»  муниципаль учреждениесе, «Укучылар сарае» муниципаль бюджет учреждениесе һәм шулай ук «21 гасыр яшьләре" клубы. Балда Арча районының мәгариф учреждениеләреннән  28 пар  катнашты һәм лаеклы чыгыш ясады .    

     Иң яхшы биюче парлар булып  Хәсәншәех төп гомуми белем бирү мәктәбенән  Гарипова Зәринә Ришат кызы, Хәбибуллин Надир Дамир улы һәм  Апаз урта гомуми белем бирү мәктәбенән  Хамматова Лилия Фирдүс кызы, Корбанов Рәмзил Рафил улы билгеләнде.

 


19
апрель, 2019 ел
җомга

Арчада “Гериатрия” өлкәннәргә” профиле буенча сәламәтлекне саклау һәм медицина ярдәмен үстерү системасын камилләштерү турында” дигән темага (гериатрия – өлкән яшьтәге кешеләрнең авыруларын өйрәнү, профилактикалау, дәвалау белән шөгыльләнүче геронтологиянең бер бүлеге. Бүгенге көнгә республикада 13 гериатрия кабинеты, “гериатрия” профиле буенча Казан һәм Яр Чаллыдагы сугыш ветераннары өчен госпитальләрдә 25 урын бар икән) “Түгәрәк өстәл” утырышы узды.

“Сирийский перелом” дигән исем астында поезд–музей 23 февраль Ватанны саклаучылар көнендә Мәскәүдән юлга кузгалган булган һәм Россия буйлап хәрәкәт итә. Егерме вагонда урнашкан күргәзмәдә Сириядә террористлардан тартып алынган, хәрбиләр телендә әйткәндә, трофейлар – төрле хәрби техника һәм кораллар. Максаты – җәмгыятьтә патриотизм дәрәҗәсен күтәрү.

Барлык нәрсәне язмышка сылтау дөрес тә түгел инде. Тик бу очракта ничек язмыш хәл итте дип әйтмисең. Педагогия училищесын тәмамлаган яшь кызны Носы авылына укытырга җибәрәләр.

Беркөн Түбән Орыга юбилейга бардык. Икълимә Хәсәнова 90 яшьлеген билгеләп үтте. Шул уңайдан аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов котлады, Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләге тапшырды.

Питомникта яшәүче Миңленур Гыйззәтуллинаны 90 яшьлек юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова килде. РФ Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырганнан соң алар юбиляр белән аның үткән тормыш юлы турында әңгәмә корды.

Рәфкать абыйны Наилә апа янәшәсендә күрү, бер–берсенә сөеп, елмаеп караулары, 63 ел бергә яшәү дәверендә мәхәббәтләрен күз карасы кебек саклаулары аларга карата ихтирам да, соклану да уятты.

Кошлар көне (1 апрель) алдыннан Яңа Чүриле авылында яшәүче Ильяс Халитов янына бармый кем янына барасың инде? Кирпечтән салган ике катлы өенең бер катын кошларга бүләк иткән кеше бит ул. Күбегезнең аны Сабантуйларда, ярминкәләрдә тавис кошы, төрле-төрле тавыклар, үрдәкләр, күгәрченнәр белән күргәне бар. Дәү кунаклар килгәндә дә чакыралар Ильясны. Яшь парлар язылышканда аның ак күгәрченнәре белән бик теләп фоторәсемгә төшә.

Әңгәмәдәш – район социаль яклау бүлеге каршындагы матди түләүләр үзәге җитәкчесе Лилия Җәләлиева.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International