Яз якынлашкан саен коткаручыларның күңеле тынгысызлана. Язгы ташулар көтелә бит. Район территориясендә инде язгы су басу куркынычы әкренләп чигенә бара, басуларда кар бетте диярлек.
15 апрель — бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның вафаты көнне бер төркем татар зыялылары Казанның Яңа татар бистәсе зиратында дога кылып, аның каберенә чәчәкләр салса, Яңа Кырлайдагы музеена шагыйрьне искә алу кичәсенә Габдулла Тукай премиясе иясе, шагыйрь Зиннур Мансуров һәм Тукайның дүртенче буын туганы, журналист Риман Гыйлемханов кайтты.
18 апрельдә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе административ комплексы территориясендә егетләр һәм кызлар командалары арасында автомобильләрдә күп төр ярышы буенча республика конкурсы финалы старт алды. Ярышлар Юл хәрәкәте иминлеге өчен гамәлләр унъеллыгы кысаларында үткәрелә. Чараны оештыручылар-Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ, «тормыш куркынычсызлыгы фәнни үзәге» ДБУ, Татарстан Республикасы ДОСААФ һәм Бөтенроссия автомобильчеләр җәмгыяте.
2019 елның 18 апрелендә Татарстан Республикасы ДОСААФ автодромында спортның техник төрләрен популярлаштыру һәм үстерү, автомобиль спортында иң яхшы спортчыларны ачыклау максатыннан Татарстан Республикасы Арча районы мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре арасында ярышлар узды.
Лесхоз мәктәбенең яшь урманчылары телевизорларның зәңгәр экраннары артында, махсус телевидение илендә була алдылар. Алар Шаян ТВның яңа студиясендә булдылар. Балалар мәктәп урманчылыгының эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, алып баручыларның сорауларына җавап бирделәр. Галимҗанов Салават (9 нчы сыйныф) хәтта үзен телетапшырулар алып баручы ролендә дә сынап карады. Мәктәп урманчылыгы әгъзалары «Һәр сыерчыкка – үз сарае», «Яшел даруханә» (нарат, каен бөреләре җыю), «Чиста бистә», «Агач утырт»табигать саклау акцияләре турында җентекләп сөйләделәр. Очрашу ахырында Шаян ТВ хезмәткәрләре һәм яшь урманчылар бергәләп эшләүне дәвам итү турында килештеләр һәм киләчәктә хезмәттәшлек итү перспективасы турында фикер алыштылар.
Бүгенге көндә актуаль булган экология темасына "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы"нда бик күп чаралар уза. Шуларның иң күләмле һәм истә кала торганы – Театр фестивале. Бу чараны уздыру инде үзенә күрә бер традициягә әйләнеп бара бу уку йортында. Быел театр фестивале Экология темасы белән беррәттән Тукайның 133 еллыгы уңаеннан да оештырылды. Фестивальнең исеме дә “Шүрәле урманында” дип аталды.
Катнашучыларны иң беренче Су анасы белән Шүрәле сәламләде. Һәрбер класска алар да үз бәяләрен биреп, җан атып карап утырдылар. Шүрәле урманда тәртипсез малайны да очратты, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңа бик яхшылап аңлатты. Иң беренче ярдәмгә балалар бакчасының мәктәпкәчә әзерлек төркеме килде. Аннары Шүрәле (Абдрахманова Р.Р.) белән Су анасы (Гильфанова Л.К) телевизор каналларын борып, экологик әкият-тапшыруларын карап үттеләр. 1”А” классының яшь актерлары (кл.җит. Плотникова В.И.) суның әһәмияте һәм файдасы турында сөйләделәр. 1”Б” классы (кл.җит. Зайнуллина А.И.) уйнаган спектакльдә төп герой әкият илендәге экологик проблемаларны хәл итергә булышты. 1”В” классы (кл.җит. Галявутдинова Г.И.) спектаклендәге Лешийның осталыгы нәтиҗәсендә, янәдән экологик проблемалар хәл ителә. 2”А” классы (кл.җит. Ахмадеева Л.Р.) “Теремок” әкиятенең экологик вариантын тәкъдим иттеләр. 2”Б” классы (кл.җит. Зарипова Л.Р) спектакльнең куелышы, актерларының оста уйнавы белән таң калдырды. 3 “А” белән 3 “Б” класслары (кл.җит. Хасанова З.Д., Чугунова А.Х.) музыкаль бизәлеш, хореографик постановкалары белән нык аерылып тордылар. 3 “В” классы (кл.җит. Хакимова Ю.И.) куйган спектальдә янәдән әкият иленә кереп китеп, экологик проблемалар хәл ителде. 4 “А” һәм 4 “Б” класслары чыгышы (кл.җит. Гиниятова Г.Т. , Зайнуллина Р.Ф.) табигатьнең пычрануы һәм урмандагы янгыннар темасын яктыртты.
Д. Г. Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучылары Камалиева Ф. А., Йосыпова Р. К. Һәм Шиһабиева Л. Р. “Кайсы һөнәр яхшырак?” исеме астында класстан тыш чара үткәрделәр. Бу чара 2019 нчы елның 22-27 августында Казанда үткәреләчәк WorldSkills бөтендөнья чемпионатына багышланды. Әлеге чарага Түбән Мәтәскә авылында туып үскән, хайваннар үрчетү буенча үз эшен башлап җибәргән Сәгъдиев Илнар Фәргать улы да чакырылган иде. Укучыларга WorldSkills хәрәкәте, аның нинди максат белән үткәрелүе турында мәгълүмат бирелде. Чара барышында Илнар Фәргать улы балаларга үзенең эшен кайчан һәм ничек башлап җибәрүе, хайван үрчетү белән шөгыльләнүнең уңай һәм авыр яклары турында сөйләде. Очрашу ахырында нинди генә һөнәр иясе булсаң да, эшчән, тырыш, кыю булырга һәм үз хезмәтеңне яратып, җаныңны биреп башкарырга кирәк дигән нәтиҗә ясалды. Юкка гына “Яратып эшләгән эш куаныч китерә”, дип әйтмәгән бит безнең бабаларабыз.
Кыр эшләре дип терлекчелеккә игътибарны киметмәскә! Район башлыгы Илшат Нуриев 12 апрельдә “Ашыт” хуҗалыгында хуҗалыклар җитәкчеләре, баш зоотехниклар белән уздырылган семинар-киңәшмәдә шундый таләп куйды.
Узган атнада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов Арча районында булды. Ул “Яңарыш”, “Северный”, “Ватан” хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә әзерлекнең торышы белән танышты, соңыннан хуҗалыклар җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.
Космос, Юрий Гагарин, җиһангирлар... Бу сүзләр бездә “Җиһангирлар” инициатив төркеме җитәкчесе, үзенең җиһангирлар турындагы китабында космосның асылын ачып биргән тынгы белмәс җан Хәлил Гайнетдинов тырышлыгы нәтиҗәсендә төрле гамәлләр белән даими ишетелеп тора. Космонавтика көне уңаеннан да районыбызның һәр мәктәбендә “Гагарин белән 108 минут” дигән чаралар оештырылды.