ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

Бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көн (26 апрель) якынлаша. Шагыйрьгә багышлап шигырь язабыз, иҗади очрашулар, укулар оештырабыз. Күпмедер дәрәҗәдә Тукайны белә башладык...  Тукайның гомере кыска булды дибез, ә ул мәңгелек!

Арча районында бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган эксклюзив йөгереш чарасы - " ТУКАЙ марафоны» быел 20 апрель көнне булачак. Старт алды программасы иртәнге 9.00 да башлана. Спортчылар һәм тамашачылар өчен “Зеленый фитнес” проектыннан актив күнегүләр, яшьләр флешмобы һәм татар радиосы алып баручысы Рамил Шәрәфиевтан төрле бүләкләр уйнатылачак.

11-16 апрель көннәрендә Алексинда (Тула өлкәсе) бочча буенча Россия чемпионаты узды. Милли ярышлар стартына илнең 22 төбәгеннән 98 спортчы чыкты, алар 7 комплект медаль өчен көч сынашты.


15
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

15  апрель  көнне  Өчиле  төп  гомуми  белем  мәктәбендә бөек татар шагыйре Г.Тукайның 133 еллык туган көненә багышланган “Тукай безнең йөрәкләрдә!” девизы астында «Уйна, гармун! Моңлан, курай! Сыздыр,скрипка,кылларың!»  IV районара  иҗат  фестиваль –конкурсы  үтте.


12
апрель, 2019 ел
җомга

Габдулла Тукайның 133 еллыгы уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнүне һәм иҗатын пропагандалау максатыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Г.Тукай әдәби музее, Арча муниципаль районы  Яңа Кырлай урта мәктәбе тарафыннан VIII Республикакүләм Габдулла Тукай укулары үткәрелде.

12 нче апрель көнне   Лесхоз  мәктәбе базасында шәһси һәм команда  беренчелегенә  спорт туризымы буенча  ярышлар уздырылды

Укучыларны техник юнәлештәге дәресләргә җәлеп итү, теоретик һәм практик белемнәрне күтәрү уе белән 2019 елның 12 апрелендә Арча Укучылар сараенда Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы белем бирү учреждениеләре укучылары арасында гади пневморакетомодельләр буенча шәхси-команда ярышлары булып узды.

“Арча КСМы” ширкәте төзүчеләренең могҗизалар тудырырга сәләтле булулары турында язган бар инде. Иске Чүриле авылына баргач моның шулай икәнлегенә тагын бер тапкыр инандым.

Арчаның 1нче һәм 3нче мәктәп укучыларының туган җиребезне сурәтләгән рәсемнәре киләчәктә Арча районының тарихын, бүгенгесен чагылдырган мультфильмда урын алырга мөмкин.

Узган атнада Арча үзәк мәчетендә мөгаллимәләр бәйгесе булды. Анда барлыгы унбер мөгаллимә катнашты. Дөресрәге, барлык мөгаллимәләр алдында ачык дәрес бирде, үз эшчәнлеге белән таныштырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International