Һәр ел апрель ае Кәрим Тинчурин исемендәге комедия һәм драма театрында “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы тарафыннан оештырылган очрашу белән башланып китә. Бу матур чарага туган авылларыннан китеп читтә яшәүче якташлар килә. Казанга гына китеп атна, һич югында ай саен туган йортларына, әти-әниләре янына кайтып торсалар да, мондый очрашулар ничектер күңелләренә якын буладыр, күрәсең.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Н.Л. Титов җитәкчелегендәге комиссия 9 апрель көнне Арча муниципаль районында авыл хуҗалыгы техникасының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерде.
7 апрель көнне Кукмарада 2007-2008 нче елгы кызлар арасында волейбол буенча ачык турнир булып узды. Ярышларда Минзәлә, Менделеевск, Кукмара, Теләче, Арча районнарыннан һәм Киров өлкәсеннән 10 команда катнашты.
2019 елның 6 апрелендә шимбә көнне Урта Курса төп гомуми белем бирү мәктәбенең спорт залында 2002 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында " Курса МТСы» ширкәте җитәкчесе Р. Г. Гыйлаҗетдинов призына Көрәш буенча Арча муниципаль районы Беренчелеге булып узды.
5-6 апрель көннәрендә Казанда 12-14 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында (2005-2007 елгы) таэквон-до буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге булып узды. Барлыгы 145 катнашучы булды.
2019 елның 29 апрелендә хәрби хезмәткә чакырылганда гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү һәм хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан хәрби хезмәткә чакыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» телефоны эшләячәк.
7 апрель көнне Буа шәһәренең " Яшьлек «спорт комплексы базасында Татарстан Республикасы укучылары арасында гади авиамодельләр буенча зона шәхси-команда ярышлары узды.
Язгы каникул чорында Арча муниципаль районының " Укучылар сарае» балалар бакчасында активлар мәктәбенең чираттагы утырышы узды .
Район башлыгы Илшат Нуриев 3 апрельдә “Кишет”, “Ашыт”, “Ташкичү”, “Ашытбаш” хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә әзерлекнең торышы белән танышты.
Апазда яшәүче Гөлчирә Закирова шушы көннәрдә 95 яшен тутырды. Бу уңайдан аны район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова котлады, Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды. Юбилярны Апаз авыл җирлеге башлыгы Ренат Садыйков та тәбрикләде.