Арча халкы спектакль карарга ярата. Арча Мәдәният йортында атна буе рәхәтләнеп спектакль карадылар. Заллар шыгрым тулы иде. Үзешчәннәрне аерата үз итәләр. Белгән, таныш кешеләрнең сәхнәдә уйнауларын күрү аерата күңелгә якын. Шимбә көнне район сәхнәсендә Иске Ашыт мәдәният йортының “Сәяра” халык театры үзешчәннәре Рәмзия Хөсәенованың “Табылдык” пьесасын сәхнәгә куйдылар. Режиссеры – шушы авылда туып-үскән Татарстанның халык артисты Фердинанд Фәтхи. Тамашачы кул чаба-чаба, көлә-көлә яратып карады.
Ул көнне кичке сәгать 6га кадәр янып-көеп волейбол карадык. Булдыра профсоюзлар! Мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең башлангыч профсоюз оешмалары эше бу. Алар укытып, тәрбияләп кенә калмый, төрле спорт ярышларында катнашырга да өлгерәләр. “Арча” спорт комплексында ике көн ярыштылар. Беренче көнне балалар бакчаларында эшләүче 8 хатын-кызлар командасы ярышты. Арчаның 9нчы һәм 11нче бакча командалары иң көчлеләр булып чыктылар. Икенче көнне алар мәктәпләрнең хатын-кызлар командалары белән уйнадылар.
Узган җомгада район умартачыларының җыелышы булды. Озын кышлардан соң бер очрашу үзе бер гомер, сөйләшер сүзләр дә күбәйгән. “Кортларны карыйсы килеп куллар кычыта башлады инде”, – диеште алар. Чынлап та, быел да мартта кортлар очып чистарыныр көннәр булмады.
Районның мәгариф учреждениеләре профсоюз оешмасы Бөтенроссия күләмдә рәсми чаралар үткәрү өчен федераль мәйданчык булып тора. Ә бит бу дәрәҗәне һәрдаим раслап торырга кирәк. Арчалар бу статусны лаеклы рәвештә кулда тота. Аларның лидеры – Вакыйф Харисов республиканың профсоюз комитеты президиумы әгъзасы, районда гына түгел, якын-тирәдәге 10 профсоюз оешмасының да эшен, киңәшләрен биреп, көйләп тора.
26 мартта Арча балалар сәнгать мәктәбе үзенә республиканың яшь талантларын җыйды. 15 районнан килгән 267 катнашучы Габдулла Тукайның 133 еллыгына багышланган “Арча ягы – данлы Тукай ягы” XIV республика балалар иҗаты конкурс-фестивалендә җыр-моң, төрле уен коралларында уйнау буенча көч сынашты.
Түбән Камада узган “Гаҗәеп гаилә – 2019” 2нче республика мәдәни-тернәкләндерү конкурсында республиканың 12 пары үзләренең сәләтен күрсәтте. Конкурсны Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең татар төбәкара оешмасы һәм Түбән Камадагы җирле оешмасы оештырган.
Арча Укучылар сараенда биш ел традицион карате түгәрәге эшли. Тренер Геворг Саргсян атнага ике көн Казаннан килеп балаларны үз-үзен яклау һәм һөҗүм итү алымнарына өйрәтә. Арчада 50 бала әлеге түгәрәккә яратып йөри, еш кына республика, Россия күләмендәге ярышларда катнашып, уңышларга ирешәләр.
2019 елның 28-31 март көннәрендә Пермь өлкәсенең Марковский посёлыгында ябык бина шартларында җәяүлеләр дистанцияләрендә спорт туризмы буенча Бөтенрәсәй ярышлары узды. Татарстан Республикасы җыелма командасы составында Укучылар сараеннан Габделбәров Дамир һәм Гәрәева Алинә дә катнашты.
2019 елның 16 апрелендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаяның һәм Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Рөстәм Галәвовның гражданнарның хезмәт хокукларын саклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итүе узачак.
2019 елның 12 апрелендә хезмәт мәсьәләләре буенча «кайнар линия» эшләячәк