Язгы каникуллар вакытында Арча Укучылар сараенда белем бирү мәктәпләре арасында шахмат буенча шәһси һәм команда беренчелегенә район ярышлары уздырылды. Ярышлар балаларның яшь аермаларын исәпкә алып, 4 төркемгә бүленеп үткәрелде:
1 төркем - 7-9 яшьлек малайлар һәм кызлар;
2 төркем – 10-12 яшьлек малайлар һәм кызлар;
3 төркем - 13-15 яшьлек егетләр һәм кызлар;
4 төркем - 16 -18 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында иң көчле уенчылар билгеләнде
1,2,3 нче урын алган укучылар медальләр һәм грамоталар белән, ә призлы урын алган командалар грамоталар белән бүләкләнделәр.
Язгы каникуллар вакытында Арча Укучылар сараенда мәктәп укучылары арасында шашка буенча шәһси һәм команда беренчелегенә район ярышлары уздырылды.
Ярышлар балаларның яшь аермаларын исәпкә алып, 4 төркемгә бүленеп үткәрелд:
1 төркем - 7-9 яшьлек малайлар һәм кызлар;
2 төркем – 10-12 яшьлек малайлар һәм кызлар;
3 төркем - 13-15 яшьлек егетләр һәм кызлар;
4 төркем - 16 -18 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында иң көчле уенчылар билгеләнде.
1,2,3 нче урын алган укучылар медальләр һәм грамоталар белән, ә призлы урын алган командалар грамоталар белән бүләкләнделәр.
Призлы урыннарны алган укучыларны, мәктәпләрне грамоталар һәм медальләр белән бүләкләгән Арча Укучылар сараена (җитәкчесе Руслан Гыйниятуллин), балалар исеменнән рәхмәтебезне белдерәбез дип хәбәр итә безгә Кәче мәктәбе физкультура укытучысы, ярышларның баш хөкемдары Хәйдәр Зәйнуллин.
Язгы каникул вакытында Хәсәншәих мәктәбе базасында 2003-2006 нчы елгы егетләр һәм кызлар һәм 2007 нче елгы малайлар һәм кызлар арасында бадминтон буенча ачык шәһси һәм команда беренчелегенә ярыш уздырылды.
Ярышларны әзерләүне һәм үткәрүне Арча Укучылар сарае һәм Хәсәншәих мәктәбе гамәлгә ашырды. Ярышның төп хөкемдары Мостафин Рифат Рәхимҗан улы булды, Хәсәншәих мәктәбе физик тәрбия укытучысы.
Ярыш Татарстан Республикасының бадминтон федерациясе тарафыннан расланган кагыйдәләр буенча үткәрелде.
Арча Боз сараеның “Драконы” командасы хоккейчылары район башлыгы Илшат Нуриев белән очрашты. Бар да кара костюм, ап-ак күлмәк, галстуктан. Янәшәләрендә тренерлары Рафис Миңнуллин, укытучылары Дмитрий Сергиев. Хоккейчы малайлар, тезелешеп басып, район башлыгы белән күрештеләр. Матур һәм дулкынландыргыч күренеш...
Районның Мәрхәмәтлек үзәге хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикләнгән балаларны әти-әниләре белән бергә кунакка чакырды. Бүләкләр белән ЮХИДИнең профилактика бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтҗанова, Арчаның 6нчы мәктәбеннән волонтерлар да килгән иде.
Ул көнне яз кояшының якты нурлары иртәдән күңелләрне эретте. Иске Кенәрдә яшәүче Мансура Сәлахова йөзеннән дә нур бөркелә иде. Янында оныклары, балалары, өстәлдә сый, шуңа өстәп Арчадан да җитәкчеләр котларга килгән үзен. 90 яшьлеге белән.
Әңгәмәдәшебез – район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Зөлфәт Шәрәфетдинов.
2019 ел Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә илебездә Театр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, районыбыз җирлегендәге мәдәният-күңел ачу учаклары да 2018 елның 4 декабрендә узган Россиядә Театр елын ачуга бәйле вакыйга агымына кушылды. Һәм шушы көнне районда клуб, мәдәният учреждениеләрендәге драма коллективларының “Театр – үткәнне бүгенгегә, бүгенгене киләчәккә тоташтыручы рухи мәйдан” дип исемләнгән театраль фестиваль старт алды, коллективларның чыгышын бәяләр өчен жюри сайланды. Март аенда фестивальнең җиңүчеләре дә билгеле булды. Шул уңайдан, без Арча мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов белән әңгәмә кордык.
Әлегә Татарстанда боз, ташулар кузгалмаган. Төнге салкыннар елгалардагы хәрәкәтне тоткарлый, боз һәм карның кинәт эрүенә ирек бирми. Кар акрынлап эри.
Әмма метеорологлар: “Тынычланырга иртәрәк, – диләр. – Яз көтелмәгән хәлләр дә алып килергә мөмкин. Һава торышын күрәсез, кар өстәлеп тора…” Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча комиссия утырышында ТР премьер-министры Алексей Песошин: “Кайбер районнарда ташулар хәвефле хәлләр тудырырга мөмкин”, – дип белдерде. ТРның Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы урынбасары Николай Суржко хәбәр иткәнчә, республиканың елга буенда урнашкан 8 районында су басу куркынычы бар. 8 районның берсе – Арча районы.
Районның халыкны сак-лау идарәсе җитәкчесе Артем Лесенко:
– Арчада Казансу елгасының су күтәрелү дәрәҗәсе гидрологик комплекс ярдәмендә автомат рәвештә тикшерелеп тора, – дип сөйләде. – Әлегә су басу куркынычы юк. Районда Көтек биясендә, Югары Пошалым сулыгында һәм Шушма елгасында су күтәрелү дәрәҗәсен тикшереп тору буенча өч пост оештырылды. Анализлар иртәнге сәгать 8дә һәм кичке сәгать 4тә алына. Халыкка да язгы ташуларга әзер булып торырга киңәш ителә. Каникул вакытлары, балаларны елга буйларына җибәрмәскә кирәк.
Халык белән аралашу, аларның моң-зарларын тыңлау, проблемаларын барлау максатыннан чәршәмбе 27 март көнне район җитәкчеләре, вәкилләре, депутатлары районыбыз авылларына юл алды. Тик бу бер тапкыр гына була торган чара түгел. Мондый очрашулар быел һәр айның соңгы чәршәмбесенә планлаштырыла. Бу юлы 18 авылның тормыш-көнкүреше белән таныштылар.
Мин үзем район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова белән Наласага юл алдым. Гражданнар белән очрашу Наласа мәдәният йортына билгеләнгән иде. Тик килүче кеше булмады. Әмма бу безне аптыратмады. Димәк, проблема юк. Алай ук дип әйтү дөрес тә булмас инде. Хәзер тормыш проблемалардан гына тора. Әмма биредә аларны халык белән бергәләп вакытында чишеп баралар.
Наласа юлсызлыктан тилмерде. Үзара салым чыкканчы ук наласалар өчәр мең сум акча җыеп, юлларны карадылар. Хәзер әнә авыл эчендәге юллар яхшырганнан яхшыра. Иң сөендергәне, авылга керү юлы асфальт.
Аннан тыш, фельдшер-акушерлык пункты салынды, мәдәният йортына, мәчеткә, мәктәпкә ныклап төзекләндерү үткәрелде, зиратлар вакытында каралды. Иң зур проблемаларының берсе балалар бакчасы иде, анысы да хәл ителгән, быел кырык урынлык яңа балалар бакчасы төзелеше башланачак.
Болар барысы да авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакированың халык белән тыгыз элемтәдә торып эшләве, абруе нәтиҗәседер дә, диясе килә. Аннан Илфира Рамазановнаның үҗәтлеге дә бар. “Депутатлар белән очрашканда алардан ярдәм сорыйм һәм ярар, дигән сүзләренең “я” хәрефен генә ишетәм икән, интернет аша аларга хатлар язып, вәгъдәләрен үтәгәнче аралашам. Шунсыз сүздә генә кала бит ул”, – дигәне хәтердә. Аннан иганәчеләр белән дә бик тиз уртак тел таба ул. Шуның нәтиҗәсендә соңгы елларда зур гына күләмдә эш башкарылган. “Игенче” агрофирмасы да һәрчак булышырга әзер икән. Бу үзе зур ярдәм инде.