ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

“Татавтодор” җәмгыяте Арча филиалы егетләре футболны шәп уйнады. Җитәкчеләре Альберт Сафиев, филиалның Теләче участогы җитәкчесе Илнур Ярмиев, баш инженер Рамил Галәветдинов та карарга килгән. “Республиканың бөтен яхшы футболчыларын җыйгансыз ахры”, –дим үзләренә. “Барысы да үзебезнекеләр, филиаллар командалары ярышына да барасылары бар әле, анда да алар соңгы ярышта 2нче урынны алды, – дип, Альберт Сафиев футболчыларны атап чыкты.

Һәр ел 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә. Арча Мәдәният йортында шул көнне һәм әлеге уңайдан үзенчәлекле чара үткәрелде – “Өмет чыганагы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә һәм Яңа Кенәр интернат- мәктәптә тәрбияләнүче балалар зур сәхнәдә чыгыш ясады.

WorldSkills эшче һөнәрләр чемпионаты уздырыла башлаганнан бирле районыбыздагы һөнәри белем бирү уку йортларында белем алучы  студентлар да катнашып, җиңүләр белән кайта. Арча педагогика, агросәнәгать көллияте  студентларының уңышы турындагы язмалар берничә тапкыр газета битләрендә урын алды.

Безгә болай дип шалтыраттылар: “Бала өйдән яшертен рәвештә акча ала да (хәтта 5 мең сумны!), акчаны ашамлыклар, уенчыклар кибетләрендә, кафе, пицерийларда иптәшләре белән туздырып кайта. Монда бала, ата-ана гына түгел, кибетчеләр дә гаепле. Ник ул күләмле акчаны кибетчеләр баладан ала һәм товар бирә. Моның өчен сатучыларга берәр төрле закон бармы икән?! Бала шулай ук сорамыйча әти-әнисенең банк картасын алып, кибетләрдән әйбер ала аламы?”


3
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

30 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр Казан шәһәренең «Хезмәт резервлары» спорт комплексында 2007 елгы һәм аннан кечерәк егетләр арасында баскетбол буенча «көз-баскет» турниры узды.

27-30 ноябрь көннәрендә кызлар һәм хатын-кызлар арасында бокс буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге  Чемпионаты узды.

2004-2005 елгы кызлар арасында 38 кг авырлык категориясендә Салихова Тынсылу Республика беренчелегенең икенче призеры булды. 44,5 кг авырлык категориясендә Дилә Харисова Татарстан Республикасы җиңүчесе булды. Икесе дә Арчаның 7нче мәктәбендә укый.


30
ноябрь, 2018 ел
җомга

28 ноябрьдә шәһәребездә шатлыклы вакыйга булды. “Төньяк” микрорайонында 140 урынлы балалар бакчасы ачылды. Мәһабәт бу бинага “Сандугач” дигән матур исем кушканнар.

Бакчаны ачу тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары–мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы  депутаты Илдар Гыйльметдинов, Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.

– Барыгызны да бүгенге шатлыклы вакыйга белән  тәбрик итәм, – диде Илшат Габделфәртович тантананы ачып. – Безгә беренче чиратта илебез һәм республикабыз  җитәкчеләренә рәхмәт әйтергә кирәк, чөнки әлеге бакча федераль һәм республика бюджетларыннан бирелгән акчага төзелде. Мин район башлыгы булып дүрт ел эшлим, шушы чорда районда җиде мәктәп һәм балалар  бакчасы ачылды. Балалар бакчаларына әле һаман да ихтыяҗ бар, алдагы елларда алары да булыр, дип өметләнәбез. Әлеге матур бинаны сафка бастырган төзүчеләргә дә рәхмәт!

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе, ТРның баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов Арча районының дәүләт ветеринария берләшмәсендә халыкны кабул итте. Мондый дәрәҗәдәге очрашу булганы юк иде әле.  Без дә газетабызның баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин белән очрашуга бардык. 

Исрафил Насыйбуллин: – Моннан берничә ел элек безне, мин үзем Наласа авылында яшим, авыл халкын котырган төлкеләр проблемасы борчыды. Алар хәтта авыл эчендә күзгә күренеп йөри башлады. Район ветеринарлары котыру чиренә каршы вакциналы брикетлар кайтардылар. Менә 2–3 ел инде без бу бәладән котылдык. Брикетлар кайтаруны туктата күрмәгез.

Баш ветеринар Алмаз Хисаметдинов:  – Республикада котыру чире 10 тапкырга кимеде. Котыру авыруы буенча без хәтта Россиядә 1нче урынга мендек. 375 очрак теркәлгән еллар булды. Хәзер вакциналы брикеттан өзелмибез. Соңгы вакытта котыру чиренең 20 очрагы гына теркәлде.

Районыбызның горурлыгы булган Социалистик Хезмәт Герое Стелла Габдрахманова белән очрашулар еш булып, матбугатта аның турында язмалар аз чыкмаса да, аларның һәрберсендә Стелла Зәки кызы турында яңа мәгълүмат ачылмый калмый.

Шушы көннәрдә аның 85 яшьлек юбилей кичәсе 40 елдан артык үзе укыткан Яңа Кенәр мәктәбендә узды. Мәктәп коллективы ветеран укытучының гомер бәйрәменә әнә шундый бүләк ясаган. Гади генә кичә булмады ул, укытучының газиз балалары, укучылары, бергә эшләгән хезмәттәшләре, яшь буын вәкилләренең очрашып күрешүе, хатирәләр бүлешүе дә, укытучының тормыш юлы турында чык-кан китапны тәкъдир итү дә булды. Бәйрәмгә район башлыгы Илшат Нуриев та килгән иде.

Стелла Зәки кызы совет чорында үз-үзен аямыйча, халык өчен тырышып көч куйган буын вәкиле. Ул чор укытучыларына укыту гына түгел, барлык җәмәгать эшләре дә йөкләнүе, колхозга ярдәм итүләре дә сер түгел. Стелла ханым белән Хәбир абый иртәдән кичкә кадәр хезмәттә булганга, гаиләгә, балаларга тиешле игътибар да биреп бетерелмәгәндер бәлки, тик балалар укытучы әти-әниләренең хезмәтен аңлап, аларны борчымас- ка кирәклеген төшенеп, мөстәкыйль булып үсә. Светлана белән Айдар мәктәпне медаль белән тәмамлый. Алар газиз кешеләренә рәхмәтле булуларын еллар үткән саен ныграк аңлап, кадерен белеп яшәргә тырыша. Улы Айдар әнисенең йортын заманча уңайлыклар тудырып төзекләндергән. “Стелла Зәкиевнаның бүгенге яшәеше бик рәхәт, үзе дә тормышыннан канәгать. Җәен гел чәчәккә күмелгән йорт тирәсендә йөрергә ярата ул, — дип Айдарга рәхмәт әйткәндә бу турыда Рузалия Насыйбуллина сөйләде. — Минем җәем аларда үтте диярлек”.

Арчадагы өлкәннәр һәм инвалидлар йортына барган, анда яшәгән өлкәннәр, кемнәргәдер кайчандыр тормыш биргән, төн йокыларын калдырып баккан, кеше иткән, хәзер шулардан артып, картлар йортында гомер итәргә мәҗбүр булган әниләр, әтиләрне күргән саен үзәгем өзгәләнеп кайта. Юк, биредә начар яшәмиләр. Киресенчә, кадер-хөрмәт аларга. Хезмәткәрләр башларыннан сыйпап, кулларыннан тотып, матур сүзләр әйтеп, балаларыннан күрмәгән игелекне күрсәтә үзләренә. Житәкчесе Гөлназ Төхвәтуллинаны аяк тавышыннан ук таныйлар, кулларыннан тотып, күзләренә карап рәхмәтләрен белдерәләр.

– Нинди генә язмышлы кешеләр юк биредә. Кайберләрен тыңлаганда күзләргә яшьләр килә. Бераз гына булса да кичергән авырлыкларын оныттырып тора алсак, без шуңа да шат. Аларга биредә рәхәт икән – без шуңа шат, – диде җитәкче һәм шунда аның күзе коридорда очып йөргән күбәләккә төште. – Әнә, тагын бер күбәләк, тагын берсенең җаны безнең янга кайткан. Бик озак еллар биредә яшәгәннәре, шушында вафат булганнары да бар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International